news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Өмет» газетасы: Сембер шагыйрәсе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде

«Өмет» газетасы: Сембер шагыйрәсе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде
Фото: «Өмет» газетасы

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында И. Хасибовның «Сембер шагыйрьләре – Татарстан Язучылар берлегендә» дигән язмасы чыкты.

«Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышында Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә Рита Имаметдинова ТР Язучылар берлегенә . Ә Чардаклы районы Абдулла авылында гомер итүче танылган педагог Ирек Фиргалиев Язучылар берлегенең Почетлы әгъзасы исеменә лаек булды.

Яңа Малыклы районы Өчкаен авылы чишмә суларын эчеп, яшел болыннарында уйнап үскән, хәзер Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче мөгаллимә Рита – Хабибә Әхтәм кызы Имаметдинова каләм тибрәтү, ягъни күңеле түрендәге уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын ак кәгазьгә күчерү белән бала вакытыннан ук шөгыльләнә.

Ульяновскиның И.Н.Ульянов исемендәге дәүләт педагогия институты филология факультетының татар бүлеге студенты буларак, ул «Өмет» газетасы редакциясендә җәйге практиканы үтеп, өлкәнең көнчыгыш районнары буенча үз хәбәрче вазыйфасын башкарган иде. Аның фидакарь, тырыш хезмәтләре белән танылган авылдашлары, үрнәк гаиләләр, динисламның торышы турындагы язмаларын газета укучылар яратып кабул иттеләр. Шуннан бирле ул өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасы белән тыгыз элемтәдә тора, хезмәттәшлек итә.

Каләм иясенең ислам дине, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү темасына багышланган иҗат җимешләренә «Өмет»тә урын һәрвакыт түрдән. Күңеле төпкеленнән ургылып чыккан бай эчтәлекле, гыйбрәтле шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре укучының калебен сафландыра, рухын ныгыта, яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә. Яшь шагыйрәбезнең балалар һәм үсмерләр өчен язылган әсәрләре аеруча уңышлы килеп чыга. Алар яшь буынның иманын ныгытуга, милли үзаң һәм милли горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Каләм остасы үзенең әсәрләрендә газиз ана теленең аяныч хәлдә булуына, әти-әниләрнең балалары белән туган телебездә сөйләшмәвенә тирән борчылуын белдерә. Милли хәрәкәттә актив катнашучы, тынгысыз йөрәкле шәхес буларак, ул үзенең әсәрләрендә ана телебез hәм мәдәниятебезне үстерү, саклап калу өчен бик күп тырышлык кую кирәклеген ассызыклый.

Рита – Хабибә Имаметдинова соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләрен һәм хикәяләрен «Аллаһыга шөкер» һәм «Сәдака» дип исемләнгән җыентыклар рәвешендә бастырып чыгару бәхетенә иреште.

Чардаклы районы Абдулла авылында яшәп иҗат итүче каләм остасы Ирек Миһербан улы Фиргалиев бөтен гомерен мәгарифкә – балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Ул шушы авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор булып эшләде.

Өлкәдә чыгып килүче «Өмет» газетасы белән утыз елдан артык инде хезмәттәшлек итә, тыгыз элемтәдә тора. Аның яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре газета битләрендә даими рәвештә дөнья күрә. Милли хәрәкәт активисты, татар өчен җан атып, борчылып яшәүче тынгысыз йөрәкле педагог һәм шәхес буларак, үзенең шигырьләрендә һәм чәчмә әсәрләрендә халкыбыз язмышына, татар авылларының, туган телебезнең киләчәгенә бәйле темаларны оста күтәрә.

Тирән мәгънәле, бай эчтәлекле, милли рух белән сугарылган шигъри юллары аша телебезне, халкыбызны саклап калу юлларын күрсәтә. Кеше кулына каләм ала икән, димәк, ул битараф түгел, аны нәрсәдер борчый, аның укучыга җиткерер фикере – сүзе бар, дип яза «Вакыт көче» дип аталган шигырьләр, тәрҗемәләр һәм хатирәләр җыентыгында. Ул тәвәккәллек һәм кыюлык күрсәтеп, әдәби тәнкыйтькә дә алына, җирле язучыларыбыз иҗатына анализ ясый, яңа гына каләм тибрәтә башлаучыларга төпле киңәшләрен бирә».

news_right_1
news_right_2
news_bot