news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы милли җанлы язучы, шагыйрь, гармунчы Иркәм Хәйретдинов белән таныштыра

«Өмет» газетасы милли җанлы язучы, шагыйрь, гармунчы Иркәм Хәйретдинов белән таныштыра
Фото: https://emet73.ru, "Өмет" газетасы

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында И.Хасибовның «Бакчачы һәм умартачы» дигән язмасы чыкты.

Танылган язучы һәм шагыйрь, оста гармунчы, «Өмет» газетасының Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Иркәм ага Хәйретдинов уңган, тырыш һәм булдыклы бакчачы һәм умартачы да әле.

Чүпрәле районы Кушкуак авылында туып үскән Иркәм Дәүли улы Хәйретдинов – узган гасырның туксанынчы елларында төбәгебездә татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торган тынгысыз йөрәкле кешеләрнең берсе. Ул «Туган тел» һәм «Мәдәният» җәмгыятьләрен, «Каләмдәшләр» клубын һәм өлкә татар язучылары берләшмәсен оештыруда, «Сембер язлары» әдәби-нәфис альманахын чыгаруны җайга салуда актив катнаша. Күпләргә ул милләт җанлы язучы һәм шагыйрь, күп газета-журналларның актив авторы буларак та билгеле.

Кышкы озын кичләрдә каләм тибрәтү – шигырьләр һәм хикәяләр, юморескалар иҗат итү, үз куллары белән кечкенә генә китапчыклар ясау белән шөгыльләнә. Ә ямьле җәй айларында Идел елгасы буенда, Сланцевый рудник бистәсендә урнашкан бакчасыннан – дачасыннан кайтып керми. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, бәрәңге үстерә, умарталар үрчетә, тавыклар асрый.

Бу атна башында ул күчтәнәчләрен - кып-кызыл алмаларын күтәреп редакциягә килеп керде. Менә сусыл, тәмле алмаларым белән сезне дә сыйларга булдым әле, ди аксакал.

«Алма уңышы быел мул булды. Менә бу кып-кызыл алмаларның һәркайсы 300-400 грамм чамасы. Кыш буе үзебез ашыйбыз, бер өлешен Үзәк базарга чыгарып сатам. Бал кортларыма күз тимәсен инде! Барлыгы 120 килограмм бал бирделәр. Урмандагы чәчәкләрдән җыйган шифалы балны таныш-белешләр чират торып алып бетерде. Ел саен берүк кешеләр ала, сатып алучыларны читтән эзләп йөрисе юк. Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек биреп, исәнлектә яшәргә язсын»,- ди Иркәм ага.

Һәвәскәр бакчачы якын арада газета битләрендә умартачы киңәшләре, алма уңышын яз башына кадәр саклау серләре белән бүлешергә вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100