news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Өмет» газетасы: Корбан мәҗлесләре халыкны берләштерә

«Өмет» газетасы: Корбан мәҗлесләре халыкны берләштерә
Фото: «Өмет» газетасы

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Корбан мәҗлесләре халыкны берләштерә» дигән язмасы чыкты.

«Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете мәхәлләсе халыкны дингә тарту, традицион Ислам кыйммәтләрен җәелдерү юнәлешендә бәһасез эшләр башкара. Мәчетнең тынгысыз йөрәкле имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдиновның хакимият органнары, юмарт татар малтабарлары, җирле автономия һәм мәхәллә мөселманнары белән уртак тел табып эшләве нәтиҗәсе бу.

Ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре һәм якыннары, милләтебезнең киләчәген тәрбияләүче хатын-кызлар һәм дин белән кызыксынучы балалар белән эшләү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. Махсус хәрби операция геройларының хатыннарын, әти-әниләрен һәм сабыйларын ифтар, корбан мәҗлесләренә чакырып хөрмәтли. Шулай ук фронтка гуманитар ярдәм җыеп озатуны да җайга салган.

Ә хатын-кызлар форумнарын «Ак калфак» оешмасы һәм мөселман хатын-кызлары берлеге белән берлектә оештыра. Мөслимәләребез ел саен уздырылган форумнарда бик теләп катнашалар, шуннан соң күбесе мәчет каршындагы дин дәресләренә йөри башлый, намазга баса, ди хәзрәт.

Җәмигъ мәчете карамагындагы җәйге лагерьда быел да иллегә якын малай һәм кыз дини белем, әхлакый тәрбия алган. Лагерьга йөрткән өчен әти-әниләреннән бер тиен дә түләтмичә, көненә ике тапкыр бушлай ашатканнар, автобус белән Шәһри Болгарга экскурсиягә алып барганнар. Әлеге лагерьда балалар гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга, шәригать кануннарын, пәйгамбәрләр тарихын, шулай ук татар телен өйрәнгәннәр. Бездә дәресләрне махсус педагогик белеме булган укытучылар гына үткәрә, ди Ильяс хәзрәт. Җәйге курсларда дини гыйлем алган балалар арасында намаз укырга теләк белдерүче малайлар һәм башларына яулык бәйли башлаган кызларның шактый булуы бик тә сөендерә. Иң мөһиме, хәзер алар барысы да бисмиллаһ әйтеп ашарга утыралар һәм дога кылып өстәл артыннан торалар.

Ильяс хәзрәт шәһәрнең иң затлы туклану нокталарының берсендә өчәр көн рәттән ифтар һәм корбан мәҗлесләре уздыруны да традициягә керткән. Юмарт татар бизнесменнары ярдәме белән оештырылган һәр мәҗлестә ике йөзгә якын мөселман кардәшебез табын артына җыела. Алар монда мәхәллә җитәкчелеге һәм туганнары, дуслары чакыруы буенча киләләр. Күркәм мәҗлесләрдә шулай ук шәһәр һәм район җитәкчеләре дә шәрәфле кунаклар сыйфатында катнаша. Бу юлы мәҗлесләребезгә Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта һәм Яңа Малыклы район администрациясе башлыгы Светлана Катиркина килгән иде, ди Ильяс хәзрәт.

Димитровград каласының танылган эшмәкәре, күп дини һәм милли чараларның даими спонсоры Равил Сабитов соңгы елларда Җәмигъ мәчетенең яхшы якка үзгәрүе, татар бизнесменнарының бердәмлеге ныгуы һәм аларның мәхәлләгә бик теләп булышулары турында сокланып сөйләде. Ә Мәләкәс районы башлыгы, җирле татар автономиясе җитәкчесе Азат Мидаров дини мәҗлесләрне зурлап үткәрү мөмкинлеге тапкан өчен Ильяс хәзрәткә рәхмәт белдерде.

Димитровград шәһәр Думасы депутаты Габдулхак Мурзаханов шәһәрдә яшәүче 15 мең татарның бердәм һәм бергә булуы белән башкаларга үрнәк күрсәтүе турында бәян итте. Шәһәребездә Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе уңышлы гына эшләп килә, күптән түгел олы юл өстендә яңа мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирү хакында карар кабул ителде, зур шатлык бит бу, диде Габдулхак Абдулла улы. Ильяс хәзрәт дини эшләрдә, мәҗлесләр үткәрүдә актив катнашучыларга мәхәлләнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Күмәкләшеп тәкбир әйтеп, шифалы вә сихәтле корбан шулпасын һәм татар халык ашларын авыз иткәннән соң, Мукшы Күле мәчете имам-хатыйбы Гимран хәзрәт Хисмәтуллов мәҗлеснең мөбарәк булуын, Аллаһы Раббыбыз чалган корбаннарны кабул итүен теләп дога кылдырды. Ә Ильяс хәзрәт якын киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклашты. Шушы көннәрдә мәчет ашханәсендә СВО геройларының якыннары катнашында чираттагы корбан мәҗлесе узачак. Мәхәллә вәкилләре шулай ук шәһәрнең «Преодоление» инвалидларны социаль реабилитацияләү үзәгендә көн күрүчеләрне корбан ашы белән сыйларга җыеналар».

news_right_1
news_right_2
news_bot