news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы галим Ибраһим Нуруллинны искә ала: Параудан чыккан профессор

«Өмет» газетасы галим Ибраһим Нуруллинны искә ала: Параудан чыккан профессор
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Параудан чыккан профессор» дигән язма чыкты.

Язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Ибраһим Зиннәтулла улы Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә Мәләкәс районы Парау авылында туа. Татар әдәбияты үсешенә бәһасез өлеш кертүе өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

Парау авылыннан чыккан профессор Ибраһим Нуруллин турында кызыклы фактлар:

* Ибраһим Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: «Ана тойгылары», «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» һ.б.

* Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый (»Тукайның әдәби пародияләре» (1948) «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» (1953) һәм Тукай иҗаты аны тәнкыйтьче итә.

* Ибраһим Нуруллин Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган документаль роман яза.

* Алтмышынчы-җитмешенче елларда галим татар әдәбиятында иҗат методлары һәм әдәби юнәлешләр, критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре турында теоретик гомумиләштерүләргә бай булган монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китабын бастырып чыгара (»XX йөз башы татар әдәбияты», «Әдәбият теориясе» һ.б.).

* 50нче еллардан башлап ул балалар өчен бер төркем хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый.

Филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин данлыклы якташыбыз турында болай дип яза:

«Ул шулкадәр зур мирас калдырды. Өйрәнү объектлары күп, төрле иде. XX нче йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә күп көч салды. Бу чор фәнебездә күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән булса да, әле анда төпле сүз әйтелмәгән иде. Урта гасырлар әдәбияты традицияләреннән яңача образлы фикерләүгә күчү чоры иде ул. Бөтен катлаулылыгы белән әлеге чорны Ибраһим Нуруллин иңләп, бәяләп чыга алды».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100