news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы драматург Кәшшаф Әмировны искә ала

«Өмет» газетасы драматург Кәшшаф Әмировны искә ала
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Драматург Кәшшаф Әмиров» дигән язма чыкты. Әлеге язма «2024 ел – Шәхесләр елы» уңаеннан бирелә.

Иске Кулаткы төбәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә күп күренекле шәхесләр биргән. Драматург Кәшшаф Әмиров – шуларның берсе.

Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Үсмер чагы һәм мәктәп еллары Үзбәкстанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, сугыш алдыннан Бохара укытучылар институтында укый. 1940-1945 елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, колхозда бухгалтер булып эшли, аннары, Ташкентта юридик курсларны тәмамлагач, 1950 елга кадәр Таҗикстанда тикшерү органнарында хезмәт итә. 1953-1960 елларда Таҗикстанның Гиссар районында төрле җитәкче эшләрдә һәм Дүшәмбе шәһәрендә республика газеталары нәшриятының фотокорреспонденты хезмәтендә була.

1960 елда К.Әмиров Татарстанга кайта һәм, берникадәр вакыт Азнакай эшчеләр поселогының культура сарае үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек иткәннән соң, Лениногорск шәһәренә күчеп, бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. 1961-1976 елларда Лениногорскида В.Маяковский исемендәге клуб каршында оешкан киностудиянең җитәкчесе, шәһәр радиотапшырулар студиясе мөхәррире, РСФСР Художество фондының Лениногорск производство участогы начальнигы вазифаларын башкара. 1976 елдан К.Әмиров Лениногорск шәһәр гараж кооперативы идарәсе рәисе булып эшли.

К.Әмиров - дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның һәммәсе дә диярлек үз вакытында профессиональ театр һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйнала. Нефтьчеләргә багышланган «Шөгер моңнары» һәм милиция хезмәткәрләренең катлаулы көндәлек тормышын яктырткан «Хөкем алдыннан» исемле пьесалар җитмешенче еллар башында республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Драматургның «Гаделлек җиңә», «Вөҗдан әмере», «Упкын», «Кодалар», «Туй алдыннан» кебек пьесалары, Татарстаннан тыш, Үзбәкстан, Оренбург халык театрлары тарафыннан да сәхнәләштерелә. Авторның бигрәк тә «Зөлфия» дип исемләнгән пьесасы зур уңыш казана, ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган халкы белән совет халкы арасында урнашкан эчкерсез дуслык, хезмәттәшлек темасын заманча яктырткан бу пьеса 1983 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала. Пьеса, рус теленә тәрҗемә ителеп, 1983 елда «Театр» журналында (№5) басылып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100