news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы баш мөхәррире: Киләсе елга безгә ярты миллионга күбрәк субсидия бирелде

«Өмет» газетасы баш мөхәррире: Киләсе елга безгә ярты миллионга күбрәк субсидия бирелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтенроссия татар журналистлары форумы ачылышында Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов газетага киләсе елга субсидия ярты миллионга күбрәк бирелгәнлеге турында сөйләде. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.

«Быел «Өмет» газетасына 35 ел була. Газетабыз беренче саныннан ук дәүләт, өлкә хөкүмәте ярдәме белән чыга. Шушы 35 ел эчендә бездә дүрт губернатор алмашынган икән. Губернаторлар алмашына, милли газетага мөнәсәбәтнең үзгәргәне юк. Шул килеш. Киләсе елның бюджеты да каралды, хәбәр килде. Безнең газетабыз өчен каралган субсидия быел белән чагыштырганда ярты миллионга күбрәк. Хөкүмәтнең, губернаторның безнең эшне ничек бәяләве турында сөйли бу саннар», - диде ул форумда.

Исхак Хәлимов өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе белән элемтәдә торуларын әйтте. «Аларның барлык проектлары, эшчәнлекләре турында язабыз, нинди генә җыелыш булса да, чакыралар. Автономия ай саен татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрә. Без шушы мөмкинлектән файдаланып, районнарга чыгып, халык белән очрашабыз, чыгыш ясыйбыз, почтальоннарыбызны, безгә язып торучы укучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен бүләклибез. Автономия рәисе Рәмис Сафин да җыелышларда халыкны газетага яздыртуга үз өлешен кертә», - диде баш мөхәррир.

«Үткән елдагы форумыбызның нәтиҗәсе буларак, без атна саен конгресстан хәбәрләр алып торабыз. «Татар дөньясы» дигән рубрикабызны яңартып җибәрдек. Анда Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән төбәкләрдәге яңалыклар урын ала, укучыларыбыз аны уңай кабул итте һәм бу газетага яңа сулыш, яңалык кертте», - дип таныштырды ул.

«Өмет» газетасының 35 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елы уңаеннан 35 татар гаиләсе дигән сәхифә башладык. Сәхифәдә 25кә якын татар гаиләсе белән таныштырдык. Күп балалы һәм катнаш булмаган гаиләләрне сайлап алдык. Барысы да милләт җанлы гаиләләр, балалары белән татарча сөйләшәләр. Димәк, милләтебезнең киләчәге бар, дигән өмет бар. Күбесе газетабызны алдыра икән», - диде Исхак Хәлимов.

«Шәхесләр елы» уңаеннан да сәхифә ачып җибәргәннәр. «Ульяновск өлкәсендә туып үскән, төбәгебезнең данын еракларга тараткан 30га якын шәхесне ачтык. Шушы темаларны яктырту газетаның дәрәҗәсен күтәрә, аны халыкка якынайта. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессына шундый чаралар, конкурслар үткәргәне өчен рәхмәт», - диде Ульяновск өлкәсе «Өмет» газетасы баш мөхәррире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100