Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Өмет» газетасы: Балалар татар әкиятләрен бик теләп өйрәнә
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Балалар татар әкиятләрен өйрәнә» дигән язма чыкты.
«Бүгенге көн балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – милли гореф-гадәтләрне барлау, туган телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету.
Балалар арасында аеруча популяр әсәрләр - әкиятләр. Моның сәбәбе – әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәнгәл килгән булуында һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. Шунысы үзенчәлекле: халык педагогикасының әкиятләргә салынган мөһим нәтиҗәсе төгәл һәм мавыктыргыч образлар һәм сюжетлар аша искиткеч зур осталык белән тыңлаучыга, укучыга җиткерелә. Нәкъ менә шул ягы белән әкиятләр балага турыдан-туры педагогик тәэсир ясый, тәрбия бирә.
Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Аларга педагогик күзлектән карасак, халкыбызның борынгы дәверләрдә үк инде бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрербез.
Әкиятне балага теле ачылгач сөйли башлыйлар. Бала яхшылык һәм яманлык төшенчәләре белән таныша башлый, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фантазиясе бай - кешеләргә изгелек кылу, әкият геройларына охшарга тырышу теләге барлыкка килә.
Ульяновск шәһәренең 2 нче балалар бакчасында «Россия халыкларының әкиятләре» дигән темага иҗади конкурс узды. Без төркемебез балалары белән «Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» темасын сайладык.
Без - тәрбиячеләр, балалар белән бу конкурска бик тырышып әзерләндек. Җырлар, уеннар, биюләр өйрәндек. Әдәби–музыкаль кичәне оештыруда әти–әниләр дә актив катнашты. Костюмнар тегеп, декорацияләр ясарга ярдәм иттеләр.
Конкурска әзерлек барышында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның балалар өчен әсәрләре белән таныштык. «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен жюри алдында сәхнәләштереп күрсәттек. Әкиятне балалар бик кызыксынып һәм теләп уйнадылар.
Бу конкурс балаларның сөйләм телен активлаштырырга, сорауларга дөрес җавап бирергә, диалог төзи һәм яңа төшенчәләрне ныгыта белергә өйрәтә. Татар халкының тарихына һәм традицияләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияли. Киләчәктә бөек шагыйребезнең әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәчәкбез».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз