news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омбудсмен аппараты һәм муниципаль берләшмәләр советы хезмәттәшлек буенча килешү имзалады

Гражданнарның хокукларын яклау гарантиясен көчәйтү максатыннан килешү беренче тапкыр имзаланган.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан муниципаль берләшмәләр советы үзара хезмәттәшлек буенча килешү имзалады. Гражданнарның хокукларын яклау гарантиясен көчәйтү максатыннан килешү беренче тапкыр имзаланган.

Документка Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм республиканың муниципаль берләшмәләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кул куйды.

Әлеге чара бүген Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot