Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олыяз мәдәният йортында «Кукмара азаны» бәйгесе финалы узды
Олыяз мәдәният йортында «Кукмара азаны» бәйгесе финалы узган. Чара дини эчтәлектәге мөнәҗәт-нәшидләр башкару, викторина оештыру, шулай ук бәйге җиңүчеләрен бүләкләү белән үрелеп барган. Залда җыелган тамашачылар яшь азан әйтүчеләрнең чыгышларын зур кызыксыну һәм дулкынлану белән күзәткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сүзләренә караганда, «Кукмара азаны» бәйгесе моннан дүрт ел элек башланып киткән.
«Районыбыз бик зур, шуңа күрә әлеге күркәм чараны аның төрле почмакларында үткәрергә булдык. Иң беренче тапкыр Өлге авылында мөәзиннәрне җыеп бәйге оештырдык. Анда олысы да, кечесе дә теләп катнашты. Бер елдан соң оештыручыларыбыз — Марсель Әхмәдуллин, Марсель Вәгыйзов, Миңгол Галиев тәкъдиме белән бәйгенең форматын үзгәртергә булдык. Зур Кукмарада башта балаларны мәчеткә җыйдык, анда ике атна дәвамында укулар үткәрелде. Аннан соң мәдәният йортында зурлап финал өлешен уздырдык. Алга таба бу чара Зур Сәрдек җирлегендә оештырылды. Быел инде Олыяз мәдәният йортына җыелдык, ә ике атналык укулар Балыклы авылы мәчетендә барды. Бәйгегә 7-13 яшьлек яшь азан әйтүчеләрне җыярга булдык. Чөнки балаларның азан әйтү сәләтен иртә күреп алып, төзәтергә, аларга дөрес юнәлеш бирергә мөмкин», — дип сөйләде Рәдиф хәзрәт.
Укулар барышында балалар татар мәкаме белән азан әйтергә, дөрес итеп сулыш алырга, азанның тәҗвиден, ягъни хәрефләрнең дөрес һәм ачык яңгырашын өйрәнә. Әлеге белемнәрне үзләштергәннән соң, катнашучылар арасыннан биш җиңүче билгеләнә. Финал көнне әлеге малайлар сәхнәгә чыгып, билгеле таләпләргә туры китереп, матур һәм төгәл итеп азан әйтергә тиеш була.
Ел саен «Кукмара азаны» бәйгесендә 40-50 бала көч сынаша. Малайлар арасында финалистлар һәм Гран-при ияләре сайлана. Аларга авыл мәчетләрендә азан әйтү мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, җиңүчеләр республика күләмендә узучы азан әйтүчеләр бәйгесендә дә катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз