Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олы яшьтәге кешеләргә капиталь ремонт өчен түләүгә компенсация кертелде
70 яшь тулган фатир милекчеләренә капремонтка взносның 50 проценты, ә 80 яшь тулган кешеләргә 100 процент күләмендә ташлама каралган.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Өлкән яшьтәге кешеләр капиталь ремонт өчен түләү буенча ташламаларга ия булачак. Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар законга шул хакта төзәтмәләрне кабул итте.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәзерге вакытта Татарстанда 165 меңнән артык кешегә ташлама бирелүен билгеләп узды. Бу Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән гражданнар.
Федераль закон нигезендә, 70 яшь тулган фатир милекчеләренә капремонтка взносның 50 проценты, ә 80 яшь тулган кешеләргә 100 процент күләмендә ташлама бирелә. Бу компенсация гаиләле кешеләргә дә, ялгыз торучыларга да каралган. Төп критерий – кешенең яше һәм эше булмавы. Татарстан Россиядә соңгы төбәкләрдән шушы төзәтмәләрне кабул итә.
Закон проектын эшләүдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин катнашкан. Ул бу тема турында мартта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләшкән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз