Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олы Әтнә урта мәктәбендә сугыш чоры сәнгате аша патриотлык тәрбиялиләр
Җырлы уен сугыш чоры җырлары, аларның авторларын, язылу тарихын һәм сугыш чоры киноларын өйрәнүгә багышланган иде.
(Әтнә, 8 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Олы Әтнә урта мәктәбендә 6 апрель көнне 8-10 сыйныф укучылары арасында “Угадай мелодию” дип исемләнгән интеллектуаль-патриотик уен узды. Укучылар 7шәр кешедән торган 5 командага бүленеп көч сынашты. “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан әзерләнгән бу уен сугыш чоры җырлары, аларның авторларын, язылу тарихын һәм сугыш чоры киноларын өйрәнүгә багышланган иде, - дип яза район газетасы сайты.
Уенны 9 сыйныф укучысы Алмаз Хөснетдинов үткәрде. Уенның нәтиҗәләре күңелне сөендерде: 1нче урынны 1800 бал туплаган 10 сыйныф укучыларыннан торган “Журавли” командасы яулады. 2нче урында - 1200 балл туплаган 9 а сыйныфының “Военный экипаж” командасы, 3нче урында – 1000 балл туплаган 9 б сыйныфының “Бэшки” командасы.
“Бу уен чынлап та укучыларыбызны патриотик рухта тәрбияләүгә зур этәргеч булды”, - диделәр уенны оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз