news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнә мәктәбендә “Парламент дәресе”ндә Россия Дәүләт Думасы депутаты катнашты

Укучылар дәрестә актив катнаштылар, төрле илләрнең парламент тарихы, аларның төзелеше турында яхшы белүләрен күрсәттеләр.

(Әтнә, 30 октябрь “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Олы Әтнә мәктәбендә “Парламент дәресе”ндә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров катнашты. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Ләлә Мөхәммәтшина укучыларына төрле илләрнең парламент тарихы, аларның төзелеше турында яхшы аңлаткан күрәсең – IX сыйныфлар дәрестә актив катнаштылар, бу өлкәдә яхшы ук белемле булуларын күрсәттеләр.

Ирек Зиннуров үзенең парламенттагы эшчәнлеге хакында сөйләде. Яңа гына парламент комиссиясе составында Европаның кайбер илләрендә йөреп кайткан. Дәүләт Думасының БДБ эшләре буенча һәм Евразия интеграциясе комитеты әгъзасы ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100