news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан махсус акция уздырдылар

Бу акция тынычлыкка өнди. Укучы балаларда патриотлык хисен арттыра.

(Әтнә, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Нәкыйпов). Олы Әтнә мәктәбендә Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан махсус акция уздырдылар. Исаак Дунаевскийның “Очыгыз күгәрченнәр, очыгыз” җыры астында күккә күгәрчен рәсемнәре беркетелгән шарлар очырдылар, дип яза район газетасы.

Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллина сүзләренә караганда, бу чара Ерак һәм Якын чит илләрдә дә бер үк вакытта башкарыла. Күгәрченнәрнең канатларына тынычлык хакына корбан булган әби–бабай, якыннарның исем–фамилияләре язылган.

–Бу акция тынычлыкка өнди. Укучы балаларда патриотлык хисен арттыра, ул – бәхетле тормыш билгесе. Дөньяда күз яшьләре таммасын, әби–бабайларыбыз, якын туганнарыбыз рухы шат булсын иде, – диде директор урынбасары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot