news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнә-Казан юлында ремонт эшләре башланды

Казанга бара торган юлның транспорт һәлакәтенә сәбәп булган өлешендәге калкулыкны тигезлиләр.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Казанга таба барган олы юлда, Олы Әтнә авылыннан берничә чакрым юл узуга, бик кызу темплар белән ремонт эшләре бара. Республика программасы нигезендә башкарыла ул, дип яза җирле басма.

“Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы егетләре эшли монда. Әлеге урында каршы яктан килүче транспортны күреп булмый, кыскасы, алдагы юл каплана. Бу участоктагы һәлакәтләрнең дә күпчелеге шушы тирәдә теркәлде. Калкулыкны алып бетереп, юлны тигезләгәч, транспорт йөртүчеләргә бик күпкә уңайлырак булачак.

– Эш бик кызу темплар белән бара, әмма бик күләмле, шулай да озакка сузмаска тырышабыз, – диләр биредә эшләүчеләр.

Асылы шул: Нокса түбәнлегенә җиткәнче үзенә күрә калкулык – биек булып торган юлны узабыз, менә шуның балчыгын алып, түбәнәйтәләр. Әлегә Яр Чаллыдан килеп эшләүчеләр балчык чыгарса, үзебезнең Әтнә участогы егетләре су ага торган тимер-бетон торбалар урнаштыралар.

– Диаметры 1,5 метрлы торба куела, ә Нокса түбәнлеге тирәсендә 2 x 2 метрлы ук булачак, – дип таныштырды мастер Айрат Ганиев.

Бу тирәдәге асфальт та яңарачак. Асфальтның өслеген фреза белән кистереп алганнар инде.

– Яр Чаллыдан килгән оешма балчыкны алып бетереп, җирне тигезләгәч, кабат без эшкә тотынабыз, – диделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100