news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнә хоккейчылары ярышта беренче булды

Ярышларда 6 мәктәп командалары үзара көч сынашты.

(Әтнә, 7 гыйнвар, «Татар-информ, «Әтнә таңы», Фәридә Филатова). Әтнәдә 2003 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында хоккей бәйгесе узды. Бу хакта район газетасы яза.

Әлеге ярышларда 6 мәктәп командалары үзара көч сынашты. Нәтижәдә 1нче урынны — Олы Әтнә урта мәктәбе, 2нче урынны — Бәрәскә урта мәктәбе, 3 урынны — Күәм урта мәктәбе командалары алды. 4 урында — Олы Мәңгәр төп мәктәбе хоккейчы егетләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100