news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнәдә үзара салым акчасына басма-күпер ясадылар

Бүгенге көндә күперне буйыйлар.

(Әтнә, 25 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы һәм авыл җитәкчелеге 2017 елгы үзара салым акчасы хисабының бер өлешенә  басма-күперне эшләргә карар кылды, дип яза җирле басма сайты.

Иң элек күпер үзе эшләнде. Күпер эшләнгәч, аны кую читенлеге ачыкланды, чөнки урыны уңайлы түгел.  Кран килеп эшләр өчен янәшәдәге бакчаның бер өлеше алынды, рәхмәт хуҗаларына каршы килмәделәр. Елга кырыендагы чокырны тутыру өчен генә дә 4 трактор балчык кирәк булды. Аннан чокыр азрак тигезләнде. 2017елда эшләнгән басма-күпергә агачлар арасында кыш чыгарга туры килде. Быел эш башланды. Иң элек Кустарь урамына чыга торган җәяүлеләр юлы салынды - монысы дәүләт программасы хисабына эшләнде. Ниһаять, 15 август көнне, төштән соң, Мари Иленнән килгән кран белән күпер үз урынына куелды. Бүген монда эш кайный. Күпернең бер як өлешенә кызыл балчык ташыдылар. Чөнки, басма-күпер биектәрәк, юлны тигезләмичә булмый. Шул юл тигезләнгәч, күпергә турылап, Октябрь урамына тоташа торган итеп, дәүләт программасы буенча җәяүлеләр юлы салыначак. Бүгенге көндә күперне буйыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100