Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олы Әтнәдә яңа терлекчелек комплексы сафка басты
Эш сменалап оештырылган: терлекчеләр 4 сменада көч куя.
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ, ”Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шактый зур, заманның барлык таләпләренә туры килә торган савым комплексын эшләтеп җибәрде. Дөрес, комплекс территориясендә төзелеш, ремонт эшләре әле дәвам итә, -дип яза район газетасы.
Әйтик, терлекләр тәрбияләнә торган 3 торакның берсендә эш, чын мәгънәсендә, кайный. Комплекс кадрлар белән дә тулысынча тәэмин ителгән: савымчылардан тыш, мал табибы, ясалма рәвештә аталандыручы, операторлар да бар, кыскасы, кадрлар ягыннан кытлык юк.
Территориягә кергәндә “проходной” аша үтәсе: килгән һәркем шунда киемен эшнекенә алыштыра, кирәк санаса душ та кабул итә ала. “Замана таләпләре бу”, – дип аңлаттылар. Хәер, бу комплекс үзе үк заман технологияләре кушканча төзелгән. Комплекс территориясенә керүче техника да “Санитар зона” аша уза: махсус чокырдан үтеп дезинфекцияләнә.
Иң нык кызыксындырганы һәм гаҗәпләндергәне: сафка баскан савым залы булды, әлбәттә. Хәйран калырлык: экскурсия оештырып карарлык дәрәҗәдә тәртип, чисталык һәм төрле җиһазлар күп монда. Комплекс начальнигы Айрат Садриеваның эшчәнлеге белән таныштырды.
– Торакларның берсендә 600 башка якын савым сыеры тәрбияләнә. Аларны өр-яңа, фәнни казанышлар нигезендә җиһазланган савым залында, “Карусель”дә савабыз. Биредә берьюлы 60 сыерны савып була, – ди ул.
“Карусель” махсус төймә белән тизлеген көйләп яки туктатып була торган, акрын гына әйләнеп торучы зур агрегат; туктаган вакытта сыерлар берәмләп кереп-чыгып торалар. Ул биек тә урнашкан, ә савымчылар шул сыерлар белән бергә әйләнүче саву аппаратларын җиленнәренә кидереп торалар.
Иң мөһиме – эш сменалап оештырылган: терлекчеләр 4 сменада көч куя. Монысы тәүлекнең бер үк вакытында эшләргә туры килмәсен өчен шулай эшләнгән, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз