news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнәдә Яңа елны урамда бәлеш ашап бәйрәм иткәннәр

Район үзәгенең Сарман урамында яшәүчеләрнең кызыклы традициясе турында "Әтнә таңы" газетасы яза.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләренең кызыклы традициясе бар - РФ президенты котлавыннан соң, алар урамга чыгып бәйрәм итә һәм урамда бәлеш ашыйлар. 

"Салют атканнарын карап хозурландык. Җор теллеләр монда да сүзсез калмады, “Монысын байлар ата, ә монысы безнеэ кебекләрнеке...” дип аңлатма бирә бардылар", - дип яза "Әтнә таңы".

 "Хет кемнеке булсын, салют - салют инде. Бетте бугай дип, үзебезнең урамның салютын аттык. “Безнең урам да төшеп калганнардан түгел, анысын Сәфәровлар гаиләсе бүләк итте. Җырчы егетебез Фаил Сәфәров атты быел салютны.

Шуннан соң иң кызыгы башланды инде- Бәлеш. Ит бәлешен быел больницада эшләүче Раиләбез пешерде. “Бик тырыштык, гаилә белән пешердек “, - дип, Яңа ел белән котлады гармунчы Фәритебез. Шиһаповлар икәнен аңладыгыз инде.

Ул бәлешнең тәмлелекләре! Аллаһы Тәгалә рәхмәте инде бу, өйдә утырып ашасаң бу кадәр тәмле дә булмый әле ул, ә монда урамда, өстәл әзерләп, бөтен тирә- күрше берсен-берсе котлап, кыстап ашаганда искитмәле! Күз алдына китергәнсездер инде, пар бөркеп торган бәлеш... Янындагы шешәләргә дә әллә ни игътибар бирелмәде кебек. Тотып куюлар, котлаулар, теләкләр теләүләр... күңел ачулар...

Олылар гына түгел, яшьләр, балалар да да шунда, бергә. Бергәлеккә, бердәмлеккә ни җитә...- Аллага шөкер, менә шулай яшибез без. Яман күзләрдән дә Аллаһы Тәгалә үзе сакласын...”Киләсе елның соңгы төнендә дә барыбыз да бергәләп каршы алсак иде”,- дип теләдек. Амиин, дигән сәгатькә туры килсен", - дип яза газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100