news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнә балалар бакчасы нәниләре спектакль куйды

Бу чара Әтнә театрына 100 ел тулу уңаеннан, «Театр атналыгы» кысасында үткәрелде.

(Әтнә, 4 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә "Театр атналыгы” барышында кечкенәләр төркеменнән башлап, мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар төрле халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Бу чара Әтнә театрына 100 ел тулу уңаеннан, «Театр атналыгы» кысасында үткәрелде. Балаларның сәләтен, осталыгын Әтнә дәүләт драма театры артистлары да югары бәяләде.

Балалар бакчасының икенче зурлар һәм мәктәпкә әзерлекнең беренче, икенче төркемнәре өч спектакль куеп сокландырдылар. Башта “Өч кыз”га сокландык. Аннан “Чукмар белән Тукмар” өчен борчылдык, соңыннан “Әтәч, Куян һәм Төлке”не карап гыйбрәт алып утырдык.

Атна буе шулай. “Театр атналыгы”н йомгаклап, балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйларга бүләк ясап, Абдулла Алишның “Койрыклар” әкиятен закманчалатып, азрак үзгәртеп, “Кояшкай” һәм “Бәләкәч” балалар бакчаларында спектакль уйнадылар.

Хәтта Олы Әтнә мәктәбенең 1 сыйныф укучыларын бакчага кунакка чакырып, аларга да спектакль күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100