news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин музей-йорты кунаклар кабул итә башлады

Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин музей-йорты кунаклар кабул итә башлады

Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның музей-йорты тулы көченә эшли башлаган – июнь аеннан ул рәсми рәвештә кунаклар кабул итә.

«Без бер төркем депутатлар һәм Туфан абыйның якын дуслары аның нигезендә булдык. Музей мәсьәләсендә хәл ителәсе мәсьәләләр бар иде. алар өлешчә хәл ителде, ләкин әле бөтенесе дә түгел», - диде шушы көннәрдә музейда булган халык шагыйре Разил Вәлиев.

«Бу киләчәктә бик кызыклы бай музей булачак. Әлеге музей-йортын тәртипкә китерергә Лотфулла Шәфигуллин ярдәм итте: йорт ремонтланды, музей оештырылды. Әмма анда хезмәткәрләр юк иде. Соңгы айларда без шуның артыннан йөреп штат сорадык», - диде ул.

Хәзергә музейның фәнни хезмәткәре буларак, бер штат бирелгән. Әмма бу җитми. Йортның бакчасын да карап торырга кирәк, дип тагын бер штат сораганнар. Йортка җылылык та кермәгән булган.

«Район башлыгы да килде. Тәфсилләп сөйләштек. Кама Тамагы туристик үзәккә әйләнеп китте. Туфан Миңнуллин музеен шушы туристик маршрутка кертү турында сүз бара. Туристлар килгәч аларга Туфан аганың музеен күрсәтәсе иде», - дип дәвам итте Разил Вәлиев.

Ул Туфан Миңнуллин исеме һәм әлеге музей белән авыл халкының бик горурлануын әйтте. «Туфан абый үз авылын аякка бастырган кеше – юл салдырды, мәчет төзетте, йортын мәктәп өчен бирде. Авыл халкы аннан бик мөкиббән. Штат булмаган килеш тә йорт тирәсен карап торалар», - ди ул.

  • Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы бистәсендә һәм Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музейлары Кама Тамагы Туган якны өйрәнү муниципаль музееның филиаллары санала.
  • Олы Мәрәтхуҗа авылы район үзәгеннән 20 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Авылдан Казанга кадәр - 140 чакрым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100