news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Мәңгәр халык театры тамашачыларга “Кияү абый” спектаклен тәкъдим итте

Премьерага әсәрнең авторлары – драматурглар Рәдиф Сәгьди белән Хәбир Ибраһим кайтты.

(Әтнә, 24 ноябрь,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Татарстанның Әтнә районы мәдәният бүлеге “Идел-йорт” төбәкара театр фестиваленең икенче премия лауреаты булган Олы Мәңгәр халык театрында премьера булды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Премьерага авторлар Рәдиф Сәгъди белән Хәбир Ибраһим үзләре дә кайтканнар. Премьераны карарга үз җирлегендәге театр үсешенә зур өлеш кертүче “Мәңгәр” хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин, район мәдәният йорты җитәкчесе Азат Хәйретдинов та килгәннәр иде.

“Рафис Рәис улы безнең күп әсәрләрне сәхнәләштергән режиссер һәм аның өйрәтүендә артистларның уйнавы тамашачыны җәлеп итә. Бу очракта уйнау осталыгы да кирәк, мәңгәрләр уйный алдылар, шул дәрәҗәдә бирелеп уйнадылар, тамашачы аягурә басып алкышлады. Без, авторлар, канәгать”, – диде автор Хәбир Ибраһим.

Рәдиф Сәгъди дә артистларга да, тамашачыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100