news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбычта үзара салым акчасы ярдәмендә биш балалар мәйданчыгы төзелде

Алар үзара салым акчасы ярдәмендә төзелде.

(Кайбыч, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч авылы урамнарында биш балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Хәзер нәниләр шунда уйнап рәхәтләнә, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыта, спорт белән шөгыльләнә, дип яза район газетасы.

Әле шушы араларда гына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, шушы объектларның подрядчигы Роберт Сафиуллин белән берлектә мәйданчыкларны карап чыкты һәм уңай бәясен бирде. Аларның барысы да авыл халкы гозерен үтәү нигезендә сафка басты. Авыл җыенында яшь әниләр мәйданчыклар кирәклеге турындагы фикерләрен җитәкчелеккә җиткергән иде. Хыяллары тормышка ашты: балаларны кызыктырырлык итеп төзелгән уен урыннары барлыкка килде, спорт өчен дә шартлар бар. Алар үзара салым акчасы ярдәмендә төзелде. Башка авылларда да шул юл белән балаларга уен мәйданчыклары төзү мөмкинлеге хакында да сүз барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100