Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олы Кайбычта чаңгы базасы төзелешенә һәм җиһазларга 6 миллион сум сарыф ителгән
Спорт объектына олылар һәм балалар прокатка алсын өчен йөз комплект чаңгы кайтарылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Кайбыч, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Олы Кайбычтагы Сабантуй паркында төзелгән чаңгы базасы җиһазлары белән бергә 6 миллион сумнан арткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Чаңгы базасы төзү өчен Сабантуй паркын сайлаулары очраклы гына түгел. «Россиянең чаңгы юллары» ярышы һәм район масштабындагы башка спорт чаралары гел биредә уза. Аларда район халкы актив катнаша.
Мондагы ике спорт мәйданчыгында укучылар иртә яздан соң көзгә кадәр мини-футбол һәм баскетбол уйный. Кышын физкультура дәресләрендә узган елны салынган махсус трассада чаңгы шуалар. Район җитәкчелеге парк территориясен төзекләндерү белән беренче елын гына шөгыльләнми.
Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы ярдәмендә биредә утыргычлар, матур брусчаткалы җәяүлеләр юлы, фонтаннар, яктырткычлар һәм чүп савытлары барлыкка килде. Быел үзәк мәйданга тулысынча төзекләндерү үткәрелде.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин хәбәр иткәнчә, базага беренче партия чаңгылар кайткан инде. Спорт объектына олылар һәм балалар прокатка алсын өчен йөз комплект чаңгы кайтарылачак.
Кайбычлыларның актив ялын оештыру, физкультура дәресләрен, төрле ярышлар үткәрү, ГТО нормаларын тапшыру өчен сафка баскан чаңгы базасын кышкы спорт сезоны башлангач ачарга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз