news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбычта балалар мәйданчыклары төзеләчәк

Әлеге мәйданчыклар халык соравы буенча ачыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бу хакта халык җыенында да мөрәҗәгать иткәннәр иде.

(Кайбыч, 13 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Тиздән Олы Кайбыч авыл җирлеге урамнарында да балалар мәйданчыклары барлыкка киләчәк, дип яза район газетасы.

Үзара салым акчасына төзелүче бу мәйданчыклар биш урында булачак. Аларны кайсы урамнарга урнаштыруны авыл халкы белән бергә хәл итәләр. Әле шушы көннәрдә генә шундый сөйләшү өч катлы йорт янында узды.

Әлеге мәйданчыклар халык соравы буенча ачыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бу хакта халык җыенында да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Кайбыч район булып оешкан елларда нигез салынган яңа поселокта узган сөйләшүгә шул тирәдә яшәүчеләр җыелган иде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барган әлеге очрашуда балалар мәйданчыгын алтын урталыкта – өч катлы йорт янында урнаштыру турындагы фикергә килделәр. Балалар мәйданчыклары Якты, Яшьләр, Октябрь, Совет урамы белән Яңа урамнары кисешкән урыннарда булачак. Халык белән очрашуда шулай ук урамнарның чисталыгы, көнкүреш калдыклары түгелүче контейнер тирәләрен тиешле тәртиптә тоту хакында да сүз алып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100