news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбычның яңа урамнарына газ җибәрделәр

Соңгы вакытта гына биредә Мотыйгулла Төхвәтуллин, Латыйф Хәмиди, Каенлы, Болын, Яңа урамнары барлыкка килде.

(Кайбыч, 29 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбычның яңа урамнарына газ җибәрделәр, дип яза җирле басма.

Олы Кайбыч авылы елдан-ел үсә, матурлана, берсеннән-берсе матур яңа йортлар төзелә. Соңгы вакытта гына биредә Мотыйгулла Төхвәтуллин, Латыйф Хәмиди, Каенлы, Болын, Яңа урамнары барлыкка килде.

Бу атнаның сишәмбесендә әлеге яңа урамнарга район газ хезмәте хезмәткәрләре газ җибәрде.

– Бу урамнарда 23 яңа йорт бар. Аларга газ торбалары сузу, 12 йортка өй эчендә газүткәргечләр кертү эшен Кошман авылында туып-үскән якташыбыз Габделхак Садыйков җитәкләгән җәмгыять эшчеләре башкарды. Шул 12 йортка Яңа ел бәйрәменә кадәр газ җибәрүне планлаштырабыз, – диде район газ хезмәте начальнигы Ильяс Хәмидуллин.
– Без гаиләбез белән Каенлы урамындагы яңа йортыбызга быелның май аенда ук күченгән идек. Урамга газ үткәргечләр сузганда ук, өебезгә газ торбалары сузганнар иде. Моңа кадәр өйне утын, ташкүмер белән җылыттык. 19 декабрдә өебезгә, ниһаять, газ җибәрделәр. Бу эштә катнашкан һәркемгә гаиләбез исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм, – диде ЮХИДИ инспекторы булып Илфат Әхмәтов.

– Өеңдә зәңгәр ягулык булуы – зур бәхет инде ул. Чөнки иртән иртүк торып мичкә ягасы, плитә өчен газ баллоны юллап йөрисе юк. Без тормыш иптәшем Гөлчәчәк, ике улыбыз Риназ һәм Раяз белән Яңа урамдагы яңа йортыбызга май аенда күчендек. Салкыннар җиткәч, мичкә утын, ташкүмер яктык. Без эштән кайтканчы олы улыбыз мичкә ягып, өйне җылытып куя иде. Хәзер аңа да эш кимеде инде, мичкә ягасы юк. Өйне төзүдә ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Чөнки без аны авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзегән идек. Шулай ук, Яңа ел алдыннан безгә зур бүләк ясаган газ хезмәте хезмәткәрләренә дә олы рәхмәт, –диде “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалының ветеринария врачы Марсель Лотфуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100