news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде

Хәзер мәктәп белән әлегә кадәр директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Гөлинә Габдрахманова җитәкчелек итәчәк.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 11 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде. Хәзер мәктәп белән әлегә кадәр директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән талантлы педагог Гөлинә Габдрахманова җитәкчелек итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аңа кадәр эшләгән директор Рамилә Миңнуллина декрет ялына китте.

Мәктәп коллективына яңа директорны тәкъдим итү җыелышына килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар теләде, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген тагын да камил-ләштерү бурычын куйды.

Ул шулай ук әлеге мәктәптә укучыларга химиядән белем бирүче тәҗрибәле укытучы Гөлия Рәхмәтуллинаны юбилее белән кайнар котлады һәм озак еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләме тапшырды. Район башлыгы мәктәпкә мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100