news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч мәктәбенең яшь армиячеләре хәрби-спорт уеннарыннан җиңү белән кайтты

Киләсе елның февралендә безнең укучылар хәрби-спорт уеннарының финал ярышларына барачак, анда республика уеннарының зона призерлары очрашачак.

(Кайбыч, 15 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Казан шәһәрендәге “Патриот” спорт-патриотик һәм армия сафларына чакырылачак яшьләрне әзерләү үзәгендә “Яшь армиячеләр, алга!” дип исемләнгән хәрби-спорт уеннарының зона этабыннан Олы Кайбыч мәктәбе укучылары җиңү белән кайтты. Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендәге “Батырлык” хәрби-патриотик клубы командасы алты команда арасыннан беренче урынны алды һәм финалга чыкты, дип яза җирле басма.

Хәрби-спорт уеннарында безнекеләр белән бергә Тәтеш, Апас, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары командалары катнашты. Олы Кайбыч урта мәктәбенең унынчы-унберенче классларында белем алучы сигез егет һәм ике кыз үзләрен иң көчлеләре итеп танытты. Ярышлар спортның ун төре буенча барды: стройда йөрү, теоретик бәйге, АК-74 автоматын өлешчә сүтеп-җыю, магазинына патрон тутыру, 60 метрга йөгерү, турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү, граната ату, хәрби-тактик уен, ГТО нормаларын үтәү.
– “Батырлык” клубы оешуга әле өч кенә ел булуга да кармастан, безнең инде уңышларыбыз да бар. Клубта укучылар өч яшь категориясендә шөгыльләнә, – диде Гөлинә Габдрахманова. –Сигезенче класс укучылары төркеме десант гаскәрләре, унынчы класслар Суворов училищесы киемнәрендә йөри. Казан шәһәрендәге хәрби училищеда белем алучы курсантлар өчен яңа формалар алачакларын белеп, мәктәп директоры Алия Биккулова училище җитәкчелегенә элеккеге формаларын безнең укучыларга бүләк итүләрен үтенеп мөрәҗәгать иткән иде. Үтенечне кире какмадылар, хәзер безнең клуб укучылар ул формаларны яратып кия. Перчаткалар өчен без Кайбыч ДОСААФы начальнигы Илдус Әхмәтҗановка рәхмәтле. Дөрес, уңыш формага гына бәйле түгел, ныклы тырышлык кирәк. Без укучыларның спортта һәм теоретик яктан әзерлегенә зур игътибар бирәбез, үзләренең дә җиңүгә омтылышы зур. Хәрби-спорт уенында “магазинга патрон тутыру” дигән бәйге бар. Бу төр буенча өйрәнүләрдә безнең клубка полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин ярдәм итте. Хәзер “Яшь армиячеләр” хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов инициативасы һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән бездә өйрәнү “магазиннары” булдырылды. Хәрби- спорт уеннарында безнең егет-кызлар, югары күрсәткечләргә ирешеп, призлы урыннар яулады. Мисал өчен, Алмаз Гарәфетдинов граната атуда – беренче, йөгерүдә – өченче урында, Кадрия Бикчәнтәева йөгерүдә – беренче, магазинга патрон тутыруда – өченче, Фәнил Гарипов граната атуда да, турникта тартылуда да икенче, Илсинә Шакирова Калашников автоматын сүтеп-җыюда, Илназ Нәфыйков турникта тартылуда өченче урыннарга чыкты.

– “Яшь армиячеләр, алга!” уеннарында катнашу барыбыз өчен дә горурлык ул. Җиңүебезнең төп сере – командабызның бердәмлегендә. Без барлык биремнәрне дә киңәшләшеп эшләдек, бер-беребезгә булыштык. Бердәмлектә көч, дип юкка гына әйтмиләр бит, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Артем Николаев.

Призлы урыннар яулаган Илсинә Шакирова да фикерен җиткерде.

– Автоматны сүтеп-җыю, магазинга патроннар тутыруда без Кадрия белән бергә малайларны да уздырдык. Тренировкаларның ярдәме тиде. Тизлек һәм җитезлек таләп итүче бу бәйгедә шуңа да сынатмадык.

– Шундый зур ярышта беренче урынга әле беренче тапкыр гына чыгуыбыз. Җиңү җиңел бирелмәде, без бар көчкә тырыштык, – диде Рәсим Ильясов. Җиңүебезне белгәч, күңелебез шатлык белән тулды. “Ура” кычкырдык, бер-беребезне котладык, җиңүебезгә ышанмый тордык, барысы да төштәге кебек кенә булды.

Йөгерүдә, граната атуда, турникта тартылуда өч беренче, стройда йөрүдә, магазинга патрон тутыруда ике икенче урын, хәрби-тактик уенда һәм автомат сүтеп-җыюда ике өченче урын алган Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы лаеклы рәвештә беренче урынны яулады.

Киләсе елның февралендә безнең укучылар хәрби-спорт уеннарының финал ярышларына барачак, анда республика уеннарының зона призерлары очрашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100