news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч мәктәбендә укучыларның “Эзләнү” V төбәкара фәнни-⁠практик конференциясе үтте

Районның 26 еллыгы уңаеннан уздырылган конференциядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дә катнашты.

(Кайбыч, 22 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин)  Олы Кайбыч мәктәбендә укучыларның “Эзләнү” V төбәкара фәнни-⁠практик конференциясе үтте. Районның 26 еллыгы уңаеннан уздырылган конференциядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Казан федераль университеты өлкән укытучысы Илнар Яруллин, Кайбыч, Апас, Буа районнары мәктәпләре укучылары катнашты, дип яза район газетасы.

Мәктәп укучыларын фәнни эшләр белән шөгыльләнүгә тарту, уку-эзләнү күнекмәләре булган иҗади шәхес тәрбияләү, аларны заманча фәнни казанышлар белән таныштыру максатындагы очрашу Альберт Рәхмәтуллин чыгышы белән башланып китте. Кайбычның узган тарихы, бүгенгесе белән кыскача таныштырып, ул болай диде: – Район рейтингында мәгариф системасы төп урынны алып тора. Мәктәпләрдә уку-укыту өчен уңай шартлар тудырылган. Конференциядә катнашучы һәр укучының үз проектын уңышлы яклавын телим.

Конференция елдан-⁠ел киңрәк колач ала бара. 2015 елда 58 фәнни-⁠тикшеренү эше кабул ителгән булса, быел аларның саны 117гә җиткән. Укучылар, җиде секциягә бүленеп, үз проектлары белән чыгыш ясады. Иң яхшы дип табылган 21 фәнни эш авторы мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләренә лаек дип табылды. Фәнни җитәкчеләренә КФУның Рәхмәт хатлары һәм сертификатлары тапшырылды.

– Мин фәнни-эзләнү эшемне авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарының фронттан җибәргән хатлары буенча яздым. Нигездә кыю йөрәкле авылдашыбыз Габдулла Ибәтуллин хатларын өйрәндем. Аңлашылмаган урыннарын ачыклау өчен архивка хатлар яздым, аннан минем сорауларыма төгәл җаваплар килде, –диде өченче урынга чыккан Бәрлебашы мәктәбенең сигезенче класс укучысы Ильмира Бикеева. – Бүгенге очрашуда фәнни яктан якын килеп башкарылган эшләр күп булды. Бу укучыларның гына түгел, аларның укытучылары–фәнни җитәкчеләренең дә уңышы. Аларга да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, – диде Илнар Яруллин.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров әйтеп узганча, “Эзләнү” фәнни-практик конференциясендә катнашучылар гуманитар фәннәр, физика, математика һәм башка фәннәр буенча фәнни эш язган. Башлангыч класс укучылары хәтта сыерчык оясы ясау серләрен ачты. Хәзерге технологияләр заманында укучыларга фәнни эш белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр зур, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100