news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч мәктәбендә гадәти булмаган дәрес узды

Республика мәктәпләрендә үткәрелүче ачык дәресләрнең максаты – укучыларга эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре турында сөйләү.

(Кайбыч,14 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Олы Кайбыч мәктәбендә гадәти булмаган дәрес узды. Әлеге дәресне Россия Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дәрес вакытында укучылар Гүзәл апаларын тыңлап кына утырмады, ә монополиягә каршы хезмәтнең эшчәнлеге турындагы белемнәрен дә күрсәтте, үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирде.

"Республика мәктәпләрендә үткәрелүче ачык дәресләрнең максаты – укучыларга эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре турында сөйләү. Безнең бурыч – балаларга бизнес үсеше өчен гадел һәм сәламәт көндәшлек кирәклеген аңлату һәм кулланучылар хокукларын яклауда монополиягә каршы хезмәтнең әһәмиятле булуына төшендерү", – диде укытучы Гүзәл Шәфигуллина. 

Дәрестә күрсәтелгән видеоматериалда да тормыштан алынган мисаллар чагылыш тапты. Мәсәлән, көндәшлеккә сәләтле булу мәсьәләсен башта мәктәп мисалында карадылар: нинди укучы көндәшлеккә сәләтле була ала? Әлбәттә, укуда югары уңышларга ирешүче, бәйге һәм олимпиадаларда җиңү яулаучылары.

Аннан соң яшүсмерләргә таныш булган тормыш чынбарлыгына күчтеләр. Без һәр көнне су, газ, уттан, почта һәм башка оешмалар хезмәтләреннән файдаланабыз. Алар үз бизнесларында монополияче булып тора һәм кулланучыларга хезмәтләрен тәкъдим итә.

Укучылар әлеге хезмәтнең башка функцияләре – хөкүмәт органнары эшчәнлеген, дәүләт сатып алулары һәм реклама өлкәсен контрольләү белән дә таныштылар. Укучылар дәүләт сатып алулары турындагы очракны мәктәпкә җиһаз алу мисалында карады. Ә реклама турында сөйләгәндә кибетләрдә әледән-әле үткәрелүче акцияләргә тукталдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100