Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олы Кайбыч мәктәбенә дару үләннәре җыю бәйгесендә җиңгән өчен бүләк тапшырдылар
Район буенча барлыгы 218 килограммнан артык дару үләне һәм җиләк-җимеш җыелган.
(Кайбыч, 12 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы укучылары җәйге каникулларында урман-кырлардан, болыннардан дару үләннәре җыеп, көзен аны мәктәпкә тапшыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Район буенча барлыгы 218 килограммнан артык дару үләне һәм җиләк-җимеш җыелган. Әлеге чималны алып китәргә һәм укучыларга рәхмәт белдерергә дип Олы Кайбыч мәктәбенә Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология факультеты доценты Марат Кәлимуллин килде.
Җыелган үләннәрне һәм җиләк-җимешләрне, исемнәрен язып, аерым капчык һәм пакетларга тутырганнар. Аларны үлчәп, машинага төягәннән соң, мәктәпнең актлар залында бүләкләү өлеше узды.
Марат Кәлимуллин дару үләннәре җыю буенча игълан ителгән республика бәйгесендә җиңү яулаганнары өчен район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга Мактау кәгазе һәм берничә төрле функция башкаручы принтер бүләк итте.
Илмас Илдарович район укучылары һәм аларның әти-әниләренең тырышлыгын шулай югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Шушы җиңүгә үзенең лаеклы өлешен керткән укучыларга да рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул барлык үлән һәм җимешләрнең яртысын җыйган Олы Кайбыч мәктәбен район буенча җиңүче дип игълан итте. Һәм Марат Кәлимуллин алып килгән кыйммәтле бүләкне әлеге мәктәпкә тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз