news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч мәктәбен чирек гасыр элек тәмамлаучылар истәлеккә 25 алмагач утыртты

Егетләрнең берсе мәктәбенә 10 төп каштан да үстереп алып кайткан иде.

(Кайбыч, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Раилә Хәялиева). Олы Кайбыч мәктәбе тирәли яңа утыртылган алмагачларның нәкъ менә 25 булуы юкка түгел: дус-тату классның мәктәпне тәмамлаганына да шулкадәр гомер үткән икән инде. Бу яшь алмагачлар аллеясы район туган көненә дә багышланган булсын әле, дип тәгаенләделәр алар. “Кайбыч таңнары” газетасы шушы вакыйга турында язма тәкъдим иткән.

Чулпан Фәтхуллина классы ул көнне тымызык яңгырдан куркып тормады, дәррәү җыелып килеп эшләде. Укытучы апалары, һәрвакыттагыча, кемгә кисәтү ясап, кем беләндер шаярып-көлеп, яннарында йөреп торды. Кемдер көрәк тоткан, кем су ташый. Инде күптән Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган укучыларга әлеге мәктәпнең бүгенге көн укучылары да, хәтта, мәктәп директоры Алия Биккулова үзе дә булышып йөри. Соңга калганнар бу матур өмәгә килеп кушыла тора, аларны сыйныфташлары: “Син укыганда да шулай идең инде...”, – дигән булып яратып кына “чеметкәләп” тә ала. Мәктәп янын шау чәчәккә күмәчәк әлеге алмагачларны кайтартуда бүген Буа районында прокурор ярдәмчесе булып эшләүче классташлары Рияз Камалиев тырышкан. 

“Бу класс минем беренче һәм бердәнбер классым, – ди класс җитәкчеләре, хәзер инде Камалиева фамилиясен йөртүче Чулпан апалары. – Укытучылык һөнәрен үзләштереп, Казаннан кайтканда миңа 21, ә укучыларым миннән берничә яшькә генә кечкенә иде. 20 укучым белән бик дус, бердәм класс булып яшәдек без. Минем өчен иң мөһиме – укучыларымның әти-әниләре белән уртак тел табу. Ул чакта, класс җитәкчеләре елга берничә тапкыр һәр укучының өендә булып чыгарга тиеш иде. Без, әти-әниләргә, тәрбия планына язылганча, һәр укучының өйдә үз почмагы булырга тиеш, дип аңлатабыз, укучының тәртибе, өлгереше турында сөйләшәбез. Ул вакытта, арып-талып фермадан мал карап кайткан әти-әниләр ничек безне кабул итеп, тыныч кына тыңлап утырды икән, дип әле хәзер дә гаҗәпләнәм. Күз алдына гына китерегез, ул чакта һәр өйдән дүрт-биш бала мәктәпкә йөри, өйләр зур түгел. Һәр балага шәхси өстәл, кызыксынулары өчен аерым почмак каян тапсыннар, ди инде. Әмма укучыларымның өенә кергәч, беркемнең дә кире борып чыгарганын хәтерләмим. Бу ул чорда укытучыга карата хөрмәтнең зурлыгы белән аңлатыладыр”. 


Элек отряд рәисе булган Гөлнара Хәйретдинова: “Безнең классның беренче укытучысы Гөлфия апа Гарифуллина булды. Бик көчле, кырыс укытучы иде, дип әле дә сагынып искә алабыз без аны, – ди ул. – Башлангыч класслардан ук ул безне бербөтен итеп җыеп калдыргандыр да инде. Ә Чулпан апа белән безне класстан тыш чаралар нык берләштерде. Укытучыбыз университетта укыганда ук Хәлим Җәләл оештырган драмтүгәрәккә йөргән. Кайткач, мондый түгәрәкне мәктәптә дә ачты ул. Анда күбрәк безнең класс укучылары йөри иде. “Беренче театр”, “Ак хыяллар” спектакльләрен бик илһамланып сәхнәләштергән идек. Берәр эшкә тотынсак, бөтен класс шуның белән яши башлый. Сигезенче-тугызынчы класста укыганда класс җитәкчебез Чулпан апа иртән торып йөгерү оештырды. Кайбыч урамын йөгереп әйләнеп кайтабыз, аннары мәктәп яны ферма хуҗалыгында дуңгызлар карыйбыз. Эш беткәч, юынып киләбез дә, дәресләр башлана иде. Барысына да ничек өлгергәнбез диген!”

Агачлар утыртыла, ә хатирәләр барлана торды бу көнне. Классташлар очрашуының асылы да шул бит инде аның. Ә хәтерлисеңме, дип башланган җөмләнең ахыры күңел түреннән тагы бер биш-алты истәлек тартып чыгарып, мәктәп елларына кайтып килү белән төгәлләнә.

“Ә хәтерлисеңме...”ләр ул көнне дә күктәге яңгыр төсле явып кына торды. Макулатура җыйганда, беренче урын алып Мәскәүгә барыр өчен артык тырышып китеп, янәшәдәге мәктәп стеналарыннан обойларга кадәр куптарып алып тапшырулар, матур табигать күрергә җәяүләп Борындыкка барулар, Чулпан апаларының туе көнне бөтен классның җыелып ЗАГСка төшеп басулары, урманга баргач, Илсурларының үпкәләп агач башына менеп китүе, классташ малайларның кызларга “абый” дип әйттерүләре, партага ватман кәгазе җәеп чәй эчүләр, бәби күрергә бала тудыру йортына килүләр, физкультура укытучылары Илдус Вәлиуллин белән спорт ярышларында беренче урын яулаулар - берсе дә онытылмаган!

Алмагачлар утыртылып бетте. Үсеп кенә китсен! Классның Илфат Зәкиев исемле егете, дүртенче сыйныфны тәмамлагач, гаиләсе белән башка җиргә күчеп китсә дә, мондый очрашуларның берсен дә калдырмый. Бу көнне дә классташлары арасында иде ул. Алай гынамы соң, үзе үстереп, 10 төп каштан да алып кайткан иде әле ул. Мәктәпкә керү юлында шаулап каштаннар үсәчәк хәзер! Һәркем шат һәм канәгать иде. Чулпан апа классы бергә җыелып тагын бер изге гамәл башкарды. Димәк, бу чыгарылыш турында хатирәләр әле дәвам итәчәк. Классташлар очрашуында бергә җыелып, укыган мәктәпкә карата берәр мәгънәле гамәл башкару гадәтен, бәлкем, башкалар да дәвам итәр?!

Мәктәп янына алмагачлар утырту “Урман утырту атналыгы” кысаларында башкарылды. Шулай ук бу эш “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясенә җавап та иде. Киләсе язда инде бу алмагачлар, буыннар бәйләнешен искәртеп, чәчәк тә атар. Җимеш бирә башлаганчы аларны мәктәпнең бүгенге укучылары карап үстерер. Һәм озакламас, киләчәк буын, кәрҗиннәр тотып, кызарып пешкән алма җыярга мәктәп бакчасына чыгар...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100