news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Кырымдагы "Артек" үзәгенә бару хокукына ия булды

Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Илсинә Шакирова, «Лидер» бәйгесендә катнашып, Татарстан буенча бердәнбер җиңүче дип танылды.

(Кайбыч, 1 июнь, "Татар-информ","Кайбыч таңнары",  Фирәдә Сайранова). Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Илсинә Шакирова, «Лидер» бәйгесендә катнашып, Татарстан буенча бердәнбер җиңүче дип танылды.Әлеге җиңүе өчен Илсинә Кырымдагы «Артек» Халыкара балалар үзәгенә бару хокукын алды һәм 28 майда шунда китте, дип яза җирлее басма.

«Лидер» Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан сигез мең укучы арасыннан йөз җиңүчене сайлап алганнар һәм шуның берсе генә Татарстаннан. Ул да булса, Кайбыч кызы Илсинә. «Бергәләп эшлибез» хәрәкәте тарафыннан «Безнең геройлар» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелгән «Лидер» бәйгесенең максаты – мәктәп укучыларын узган чорлардагы һәм бүгенге көн геройлары мисалында патриотик рухта тәрбияләү, Россия һәм кече Ватаныңның тарихына җаваплы һәм сак караш уяту, ватандашларыбызның батырларча җиңүләренә, Россия тарихындагы истәлекле вакыйгаларга хөрмәт белән карау хисләре уяту. 1-30 апрельдә узган акциянең беренче этабы совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 73 еллыгына багышланган иде.

Илсинә үзе җиңүгә юлның җиңел булмавын яшерми. Аңа бик күп эзләнүләр алып барырга, волонтерлык белән шөгыльләнергә, яшьтәшләре игътибарын Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш геройларына ныграк җәлеп итәргә туры килгән.

28 майда бу акциянең барлык җиңүчеләре «Артек»ка җыелды. Алар монда бүгенге көн геройлары турында үзләренең тикшеренүләрен тәкъдим итәчәк.
– Россия күләмендәге әлеге бәйгедә җиңүемә бик шатландым. Ай дәвамында без Бөек Ватан сугышы һәм илебез геройларына багышланган акцияләр үткәрдек, һәйкәл тирәләрен чистарттык, ветераннарга өй эшләрендә булыштык. Үзебезнең район геройларына багышланган дәресләр, мәктәп музеенда экскурсияләр үткәрдем. Куратор Гөлшат Хәйретдинова дөрес юнәлеш бирде, гел ярдәм итеп торды. Җиңүемдә аның өлеше зур, – диде Илсинә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100