news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы "Артек"ка юллама отты

Россия күләмендә узган бу чарада ул Татарстаннан юлламага лаек булган бердәнбер җиңүче.

(Кайбыч, 28 июль, "Татар-инфор", "Кайбыч таңнары",  Луиза Сөнгатуллина). Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучы Морза Бәрлебашы авылы кызы Фирүзә Мусина «Артек»ка юллама отты.Әлеге зур бүләккә ул «Эколидер» бәйгесе «Бергәләп ясыйбыз» дигән Бөтенроссия хәрәкәте кысаларында үткәрелгән «Су һәм сәламәтлек» акциясендә катнашып лаек булды, дип яза җирле басма.

Барлыгы йөз җиңүче билгеләнгән һәм алар арасында Кайбычтан Фирүзә дә бар. Россия күләмендә узган бу чарада ул Татарстаннан юлламага лаек булган бердәнбер җиңүче. Аны бәйгегә биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинова әзерләгән. «Бергәләп ясыйбыз» бәйгесендә 13 084 мәктәптән 16 меңнән артык укучы катнашуы Фирүзәнең көндәшләре күп булуын күрсәтә. Бәйге җиңүчеләренең видео-презентацияләрен башта төбәкләрдә бәяләгәннәр һәм иң яхшысы дип табылганнарын Мәскәүгә җибәргәннәр. Эколидерлар – табигать яратучы балалар «Артек» Халыкара балалар үзәгенең унынчы сменасында 30 августтан 20 сентябрьгә кадәр ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot