news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч мәчетендә шайтанның кешегә ничек тәэсир итүе турында сөйләделәр

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин вәгазьләрен тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде.

Олы Кайбыч мәчетендә шайтанның кешегә ничек тәэсир итүе турында сөйләделәр
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 1 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Олы Кайбыч мәчетендә вәгазь кичәсе узды. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин вәгазьләрен тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Олы Кайбыч мәчетендә узган очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да катнашты. Вәгазь кичәсен Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Коръән укып башлап җибәрде. Дога кылганнан соң, вәгазь сөйләүгә күчте. Ул шайтанның кешегә ни рәвешле тәэсир итүе, аңа нинди юллар белән керүе турында иде.

Хәзрәт шайтанның кешегә кереп урнашуының икенче юлы аның дөньяга артык кереп китүендә, өченче юл – чиктән ашкан җенси теләк дип аңлатты. Бөтен нәрсәнең чамасы булган кебек, артык булганда да кешене зәгыйфьләндерүен әйтте.

Явызлык та шайтанга юл ача. Ашыгу сәбәпле дә шайтанга ишек ачыла. Ул кешене хурлыкка төшерә, аны юк итеп, һәлакәткә илтергә мөмкин.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, сүзен йомгаклап, шайтанның иң зур мәкере – тыелган, харам әйберне матур итеп күрсәтү, диде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тирән эчтәлекле чыгышы өчен Зөлфәт хәзрәткә рәхмәт әйтте. Барыбыз өчен дә мондый очрашуларның файдасы зур, вәгазьләрнең үтемле, урынлы һәм мәгънәле булуын ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100