Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олы Кайбыч мәчете 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
25 ел дәверендә мәчеткә ярдәм итеп торучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
(Кайбыч, 22 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбыч мәдәният йортында тантаналы төстә авыл мәчетенең чирек гасырлык юбилее уңаеннан вәгазь кичәсе үткәрелде. Бәйрәм кичәсе Равил хәзрәтнең Коръән сурәләре укуы белән башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Татарстан Диния назәрәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район халкы катнашты.
Альберт Илгизәр улы тантанада катнашучыларны сәламләде, төзелеш эшләрендә катнашучыларга, мәчеткә ярдәм итүчеләргә, вәгазь сөйләгән Равил хәзрәткә рәхмәтен җиткерде.
Дамир хәзрәт Олы Кайбыч авылында мәчетләр тарихына тукталды. Аның әйтүенчә, элекке елларда Олы Кайбыч авылында өч мәчет эшләгән. Кайбыч районы мөстәкыйльлек алганнан соң, 1991 елда мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелгән. 1994 елның 9 декабрендә Олы Кайбычта мәчет файдалануга тапшырылган.
Равил хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлаганнан соң, чарада катнашучылар мәчет төзелеше, ачылышы, үзгәртеп корылуы хакында видеофильм карады. Дамир хәзрәт мәчет төзелешенә, 25 ел дәверендә мәчеткә ярдәм итеп торучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз