Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олы Кайбыч өлкәннәренә инсультка юл куймау турында сөйләделәр
Спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрүче пенсионерлар белән очрашуга район үзәк хастаханәсе медиклары килде.
(Кайбыч, 3 ноябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән дус булулары, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда яшьләргә үрнәк күрсәтүләренә сокланырлык. Без инде пенсия яшендә, олыгайдык, дип өй эшләре белән генә шөгыльләнеп ятмый алар. Әле бергәләшеп Казанда концерт, спектакльләр карап кайталар, үзебездәге мәдәни чараларда да даими катнашалар, экскурсияләргә дә йөриләр. Район ветераннар Советы рәисе вазифасына әле күптән түгел генә керешкән Рушания Лотфуллина, элеккеге традицияләрне тагын да баетып, барлык авыл җирлекләрендә дә өлкәннәрнең һәр көне аралашуларга бай булсын өчен тырыша. Үзе дә алар белән бергә спорт һәм мәдәни чараларда катнаша. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык идеяләрен дә хуплап кабул итә, транспорт яки башкасы кирәк булганда, ярдәм кулы суза, дип яза район газетасы.
Өлкән яшьтәге кешеләр спорткомплекста бергәләшеп спорт белән шөгыльләнү, бассейнга йөрүне баштарак сагаебрак кабул итсәләр, хәзер инде ул аларның яраткан урынына әйләнгән. Һәр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексына йөриләр.
– Район Ветераннар советы безгә әнә шулай сәламәтлегебезне ныгыту мөмкинлеген тудыра. Без биредә төрле күнегүләр ясыйбыз, бассейнда йөзәбез, тренажерларда шөгыльләнәбез, хәтта биибез дә. Яшь тренер Диләрә Мершиновага хөрмәтебез зур, ул безгә спорт күнегүләре ясата, биергә өйрәтә. Физкультура белән шөгыльләнгәч, күңелебез көр, үзебезне яхшы хис итәбез, даруларга тотыласы акча да янга кала. Өстәвенә, район үзәк сырхауханәсеннән табиблар килеп, безгә төрле авырулар, аларны булдырмау чаралары турында лекцияләр дә укый. Өйдә генә ятып булмый бит, безгә бер-беребез белән аралашу кадерле. Безнең сәламәтлек турында кайгырткан җитәкчеләргә, җитәкчебез Рушания Лотфуллинага рәхмәтебез зур, – диде спорткомплекска яратып йөрүчеләрнең берсе Әлфия Гарәфетдинова.
Бу атнаның сишәмбесендә спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрүчеләр белән очрашуга район үзәк сырхауханәсенең тәҗрибәле терапевты Мәдинә Яруллина, невропатолог Назирә Зарипова, шәфкать туташы Әлфия Хәмидуллина килгән иде. Алар өлкәннәрнең кан басымын үлчәде, йөрәк-кан әйләнеше системасы, инсульт, инфаркт, кан басымы авырулары, алардан саклану чаралары турында сөйләде. – Өлкән яшьтәгеләр арасында гел өйдә генә утыручылар, күбрәк телевизор каршысында булучылар, ятып кына тору җаен караучылар, ягъни аз хәрәкәтләнүчеләр дә бар. Андыйларның организмы авыруларга тизрәк бирешә. «Хәрәкәттә-бәрәкәт», дип юкка гына әйтмиләр бит. Саф һавада җәяү йөрергә, төрле физик күнегүләр ясарга, йөзү белән шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Салават күпере»нә йөрегез, йөзү, тренажерларда шөгыльләнүнең организм өчен файдасы гаять зур.
Сабан туе мәйданында йөгерү, велосипедта йөрү өчен менә дигән юл төзеделәр, анда күнегүләр ясарга мөмкин, бары иренмәскә генә кирәк. Чөнки һәркемнең сәламәтлеге үз кулында. Стресслардан арынуга музыка тыңлау ярдәм итә. Мин үзем классик музыка тыңларга яратам, ул башны ял иттерә. Төрле авыруларга каршы табигать нигъмәтләре ярдәм итә, үлән төнәтмәләре, җиләк-җимеш, яшелчәнең файдасы зур. Үләннәрне кулланыр алдыннан алдан табиб белән киңәшергә кирәк, – диде Мәдинә Шәйхулловна, киңәшләрен биреп.
Очрашу барышында табиблар өлкән яшьтәгеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Әйе, кеше организмы олыгая барган саен какшый, әле бер, әле икенче авыру үзен сиздерә. Ә спорт белән дуслык, аралашу, төрле бәйрәм чараларында актив катнашу авыруларны оныттыра, күңелле мизгелләр бүләк итә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз