news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч халкы үзара салым акчасы ярдәмендә тәмле чишмә суы эчүләрен әйтә

Олы Кайбыч авылының бар өлешен дә сыйфатлы су белән тәүмин итү проблемасын берничә ел элек халык җыенында күтәргәннәр.

(Кайбыч районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Олы Кайбыч авылы халкы, үзара салым акчасына җыелган акчага чишмәдән суүткәргечләр сузган. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы яза. 
 
Олы Кайбычтан Гөлсинә Шаһиева, Гөлфирә Шакирова референдумда ел саен катнаша.  "Без күршеләр бит, шуңа да чәй өстәле артында еш очрашабыз. Үзара салым акчасы ярдәмендә хәзер чишмә суы эчәбез", - ди алар. 
 
Үзара салым буенча үткәрелүче референдумга дип сайлау участогына килүчеләр арасында пенсия яшендәгеләр дә күп. 
 
Олы Кайбыч авылының бар өлешен дә сыйфатлы су белән тәүмин итү проблемасын берничә ел элек халык җыенында күтәргәннәр иде. Эш этаплап алып барылды: 2016 елда чишмә суын авылның көнчыгыш урамнарында яшәүчеләр эчә башласа, тагын бер елдан соң – үзәк өлешендәгеләр. 
 
"Август аенда башланган эш ахырына якынлаша", - диде Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин.
 
Афанасьевка авылындагы чишмәдән Олы Кайбыч авылына суүткәргеч салынган. Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе янындагы су башнясы Тукай, Якты, Кызыл Яр, Салават күпере һәм Яр буе урамнарын чишмә суы белән тәэмин итәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100