news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Кайбыч авылында тиздән ачылачак туган якны өйрәнү музеена экспонатлар туплау эше бара

Район үзәгендә элеккеге милиция, соңрак хәрби комиссариат урнашкан бинада капиталь ремонт үткәрелде, хәзер ул тулысынча әзер.

(Кайбыч, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Музейны тарихи яктан әһәмиятле, Кайбыч халкы өчен истәлекле, безнең үткәннәребезне чагылдыручы экспонатлар белән тулыландыру зарур. Туган якны өйрәнү музееның попечительләр советы утырышында да сүз шул хакта барды. Әлеге утырышны Кайбычның үткәне, бүгенгесен яхшы белүче район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды, дип яза җирле басма.

– Туган якны өйрәнү музее өчен бирелгән бина хәзер танымаслык булып үзгәрде, ул бүгеннән экспонатлар кабул итәргә әзер. Кайбыч халкы өчен тирән мәгънәгә ия булырдай әйберләрне туплау эшенә, минемчә, авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, китапханәчеләр, укытучыларны, укучыларны җәлеп итәргә кирәк, – диде ул. – Эзләсәң, сорашсаң, һәр авылда элек кулланылышта булган һәм тарих белән бәйле әйберләр бар. Аларны туплап, иң зәвыклыларын сайлап алып, булачак музейга тапшырырга кирәк. Безнең фикер буенча, музейда унбер теманы яктырткан экспонатлар урын алачак. Боларга мәгариф, дин, җир эшләре, туку, кирпеч сугу, чүлмәк ясау, урманчылык, сәнгать, умартачылык һәм башка темалар кертелә. Шул темага кагылышлы экспонатларны барлау мөһим. Тупланган материаллардан әкренләп экспозиция булдырыла. Биредә шулай ук туган якны өйрәнү, туган ягыбыз табигатенә, Кайбычның күренекле кешеләренә багышланган бүлекләр, күргәзмәләр, утырышлар үткәрү урыны булачак, төрле тематик экспонатлар урын алачак. Музейның ишек алдында татар йортын чагылдырган махсус бина булачак. Анда шулай ук, атлар асрау темасын яктырткан экспонатларга зур урын биреләчәк. Экспонатларның кайсы авылдан, кемнән алынуы, әйбернең атамасы язып алына. Музейга экскурсиягә килүчеләр аның чыганагын белергә тиеш. Попечительләр советының алдагы утырышларына авылларда тарих белән кызыксынучыларны да чакырырга, аларның да фикерен тыңларга кирәк.

Рәмис Хәялиев әйтүенчә, музейга килеп керүгә район картасы, шунда ук авыллар исемлеге язылган интерактив такта да урнаштырыла. Килгән кеше үзен кызыксындырган авыл язылган төймәгә баскач, тактада шул авыл тарихы турында мәгълүмат чыгачак.Утырышта катнашучылар экспонатларны җыю, урнаштыру буенча үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.

Кайбычлылар, әйдәгез, бу эшкә барыбыз да актив кушылыйк һәм музейны баетуга үз өлешебезне кертик. Ә халкыбыз җәүһәрләре иң кадерле мирас ул. Музейдагы экспонатлар, экспозицияләр аша туган ягыбызның үткәне, мәдәнияте, күренекле кешеләре турында күбрәк белергә була. Бу яшь буын өчен дә кирәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100