news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кавал укытучылары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә экскурсиягә килгән

Олы Кавал укытучылары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә экскурсиягә килгән
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Биектау районы Олы Кавал мәктәбе укытучылары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә экскурсиягә килгән. Алар биредә ачылган Галимҗан Баруди музеенда булган. Музейны оештыручыларның берсе Разыя Сәхипова «Татар-информ»га шул хакта хәбәр итте.

«Күңелләре бик тулды. Киләчәктә балаларны да алып килербез, дип киттеләр. Аллаһның рәхмәтләре булсын», - ди ул.

Укытучылар мәктәп директоры Нәгыйм Зәбиров җиткәкчелегендә килгән. Алар музейны бик ошатып киткән. Музейдагы махсус дәфтәргә шул турыда фикерләрен дә язып калдырганнар.

Олы Кавал укытучылары – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге Баруди музеена төркем белән килгән беренче кунаклар.

«Олы Кавал авылы Галимҗан Баруди туган Кече Кавал авылы янында урнашкан. Алар мәктәп китапханәсендә Галимҗан Барудиның туган көненә багышланган кичәләр уздыралар. Хәзер тагын да зуррак итеп үткәрергә ниятлибез, дип киттеләр», – ди Разыя ханым.

Фотоны «Татар-информ»га Разыя Сәхәпова тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot