news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Карагуҗа мәктәбе һәлак булган якташ хәрбиләр истәлегенә «Геройлар партасы» ачты

Олы Карагуҗа мәктәбе һәлак булган якташ хәрбиләр истәлегенә «Геройлар партасы» ачты
Фото: https://yashel-uzan.ru

Яшел Үзәннең Олы Карагуҗа мәктәбе һәлак булган якташ хәрбиләр истәлегенә «Геройлар партасы» ачты. Әлеге тантанада батырларның якыннары, Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин, «Казанское ОКБ «Союз» АҖ вәкилләре, җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Мәктәп түрендәге «Геройлар партасы»на махсус хәрби операция барышында гомерләре өзелгән ир-егетләрнең исемнәре кертелде. Алар – Илназ Харисов, Айрат Бисенов, Рамил Шаһиев, Рәйхан Гыйззәтуллин, Рәфис Дәүләтшин, Рамил Хәмидов.

«Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар. Бу егетләр аның бик кыен, җавап­лы буласын белеп тә шул юлны сайлаган. Алар үз антларына тугры калып, гомерләрен корбан итеп, Ватан алдында бурычларын үтәгән. Якташларыбызның исемнәре һәм батырлыгы халык хәтерендә озак сакланыр», – дип яза Зөлфия Мөхтәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot