Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Олы Карагай авылында мәчетне төзеп бетерү өчен 200 мең сум акча кирәк

Төмән өлкәсе Вагай районы Олы Карагай авылы халкы Рамазан аен быел да мәчетсез каршылады, авылның иске мәчете кулланылышка яраксыз, шуңа күрә кешеләр тәравих намазларын да, ифтар мәҗлесләрен дә өйләрендә уздырды, дип яза «Себер татар дөньясы».
Авыл халкы йөз кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзи. Мәчеткә 2022 елда нигез салынган. Бу көннәрдә мәчет бинасына тәрәзәләр урнаштырылган. Ләкин түбәсе әле ябылмаган хәлдә кала. Авыл клубын төзүчеләр түбә ябу өчен кирәкле материал, калай белән ярдәм итәргә ышандырган. «Төзүчеләр белән элемтәдә торабыз. Заказ бирдек, китерербез, дип өметләндерәләр», - ди авыл мәчете имамы Гатиятулла хәзрәт Айнетдинов.
Гатиятулла хәзрәт мөмкинлек булуга ишекләр кую эшенә керешәчәкләре хакында әйтте. «Мәчетебезгә тышкы һәм берничә эчке ишек урнаштырырга кирәк. Быел мәчетнең эчке эшләрен башларга, стеналарын штукатурларга, җылы идән җәяргә уйлыйбыз. Бу эшләрне башкару өчен 200 мең сумга якын финанс чыгымнар сорала. Рәхимле, шәфкатьле кешеләр арабызда бик күп. Аллаһы Тәгаләдән һәр ярдәм итүчегә изгелек сорыйм һәм киләсе Рамазан аен яңа мәчетебездә каршыларга насыйп кылсаң иде дип ялварам», - ди авыл имамы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз