news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кайбычтагы ял паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Олы Кайбычтагы ял паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Кайбыч районы үзәгендә ял паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбычта урнашкан ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.

Ремонтны Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге «Вика» төзелеш фирмасы алып бара. Эш барышын карауда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Давыдова да катнашты.

Төзүчеләр ял паркында сәхнә ясаган, хәзер аның тирәсенә брусчатка җәяләр. Ясалма күл тирәли дә яңа брусчатка түшәлгән. Үскән үләннәрне шушы көннәрдә чаптыру бурычы куелды. Чишмә тирәсен тәртипкә китерү, яктырткычлар урнаштыру, брусчатка җәюне дәвам итү һәм башка эшләрне вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгу турында сөйләшү булды, диелә хәбрәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot