news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында балалар өчен дини Сабантуй үтте

Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында балалар өчен дини Сабантуй үтте
Фото: kaibicy.ru

Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында балалар өчен дини Сабантуй оештырылган. Мондый бәйрәм районда 2007 елдан бирле җәйге каникуллар вакытында авыллардагы мәчетләрдә белем алган шәкертләр өчен уздырыла, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.

Быел да Сабантуйда төрле милләт балалары катнашты. Алар белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

«Ел саен шундый матур бәйрәмне үткәрергә дип, әлеге мәйданга җыелабыз, балаларга шатлык бүләк итәбез. Бик күркәм күренеш бу. Мөхтәсибебез Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга, оештыручыларга, иганәчеләргә барысына да рәхмәт. Шунысы сөендерә — дини гыйлем алырга теләүче балалар күп, быел алар тагын да арткан», — диде ул.

«Бүген биредә ике атналык рухи-сәламәтләндерү үзәкләренә йөргән 350ләп бала катнаша, — диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин. — Бүгенге җыелуның максаты — аларны бергә очраштыру, ял иттерү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, бер-берсе белән аралаштыру».

Җәйге укуларны алып бару өчен илебезнең төрле шәһәрләреннән шәкертләр кайткан. Алар берьюлы икешәр, өчәр мәхәлләдә белем биргән. Дамир хәзрәт, бу шәкертләргә рәхмәт әйтеп, Аллаһ Тәгалә хезмәтләрен кабул итүен теләде. Бәйрәмне Олы Урсактан Марат Сираев аһәңле итеп Коръән сүрәләре уку белән башлап җибәрде. Алтынчы классны гына тәмамлавына карамастан, ул үзләренең авылында ике атналык укулар алып барган.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дини җырлар яңгырап торды. Сабантуйда һәр бала, мавыктыргыч халык уеннарында катнашып, җитезлеген, тизлеген һәм көчен күрсәтә алды. Уеннар төрле яшь категорияләрендә узды, шуңа күрә бер генә катнашучы да читтә калмады. Кызлар һәм малайлар аерым ярышты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot