news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кайбычта яшәүче гаилә «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең зона турында җиңде

Олы Кайбычта яшәүче гаилә «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең зона турында җиңде
"Кайбыч таңнары"

Чүпрәледә «Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан җиде гаилә катнашты. Кайбыч районы данын муниципаль этапта җиңү яулаган Гарәфетдиновлар гаиләсе яклады.

Зона туры ике биремне үз эченә алды. Фестивальдә катнашучылар фойеда гаилә традицияләрен чагылдырган күргәзмә әзерләде. Алар шәҗәрәләре белән таныштырды, театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Нәтиҗәдә, Гарәфетдиновлар гаиләсе беренче урынны яулады. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Җиңүче гаилә  15 майда Казанда фестивальнең республика этабында катнаша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot