news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кайбычта район башлыгы ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты

Олы Кайбычта район башлыгы ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты
Фото: http://kaibicy.ru/

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылындагы боз мәйданы янында урнашкан ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сунгатуллин яза.

Ремонтны Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге «Вика» төзелеш фирмасы алып бара. Эш барышын карауда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Давыдова да катнашты. Хәзерге вакытта төзүчеләр ял паркында сәхнә ясаган, ясалма күл тирәли брусчатка җәйгән.

Альберт Рәхмәтуллин эшне сыйфатлы башкарып чыгу буенча киңәшләрен бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot