Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олы Кайбыч халкыннан җыелган гошер сәдакасы Казандагы мәдрәсәгә озатылды
Олы Кайбыч авылында яшәүчеләрдән җыелган гошер белән беренче машина Казан шәһәренең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә озатылган. Бу хакта район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин хәбәр итте, дип яза «Кайбыч таңнары».
«Аллаһы Тәгалә, биргән гошерләребезне кабул итеп, әҗерләрен насыйп әйләсә иде. Көзге уңышны төяшергә килгән егетләргә һәм ел саен транспорт белән ярдәм итүче эшмәкәр Артур Гафиятуллинга тирән рәхмәтемне белдерәм» — диде Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.
Гошер сәдакасы җыю 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз