news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы Кайбыч мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды

Быелгы уку елының беренче чыгарылыш кичәсе райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе булган Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән башланып китте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Әлеге мәктәпне 29 укучы тәмамлады. Чыгарылышларның, ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлады, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен, тормышта лаеклы урыннарын табуларын теләде.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да укучыларга үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирде. Мәктәп директоры Исламия Мусина укучыларга урта гомумбелем турындагы аттестатлар тапшырды. Уку алдынгылары — Анна Макарова, Алмаз Насретдинов, Кадрия Таҗетдинова, Дилә Хәйруллина мәктәпне гел бишкә генә тәмамлаган, алар- медалистлар. Аларның әти-әниләрен дә сәхнәдә хөрмәтләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot