news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олы эшләр бәләкәй адымнардан башлана: «Айбагыр» 15 еллык юбилеен билгеләп узды

Олы эшләр бәләкәй адымнардан башлана: «Айбагыр» 15 еллык юбилеен билгеләп узды

Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда 23 июльдән 9 августка кадәр керәшен балалары өчен «Айбагыр» этносменасы эшли. Бу хакта «Туганайлар» газетасы хәбәр итә.

Сәлам, яңа смена!

Июль ахырында, традиция буенча, редакциябез белән «Айбагыр» лагерена барабыз. Быел исә аны аеруча көтеп алдык, чөнки этносменаның — 15 еллыгы. «Мирас-Наследие» капкасын ачып кергәч тә, территориясендәге колонкадан агылган керәшен җыруы колакка килеп бәрелде. Ә керәшен күлмәкләре кигән кызлар-егетләр, кулларына милли ризыклар тотып, «Арулармы!» дип елмаеп каршы алды.

Бәйрәм башланганчы чиләкләп коеп яуган яңгыр да кәефне төшермәде. Моны яхшыга, бәрәкәткә дип юрадык. Дәрәҗәле кунаклар килер алдыннан болытлар әллә кая таралып, күк йөзендә кояш балкыды.

Юбилейны бергәләп билгеләп үтәргә килгән кунаклар арасында Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров; Татарстан Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин; Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин; Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының гражданнар патриотлыгы бүлеге башлыгы Павел Таланов; республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова; Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин; Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев; республиканың «Лето» үзәге директоры Нина Шимина бар иде.

15 еллыкка — 15 миләшле «Айбагыр» аллеясе

«Айбагыр»га әзерлек вакытында смена җитәкчесе Игорь Шрыков: «15 еллыкка 15 агачтан торган «Айбагыр» аллеясе утыртачакбыз», — дип әйткән иде. Кунакларны каршы алгач, Игорь аларга лагерь турында сөйләп, аның территориясе белән дә таныштырды. Шуннан соң, барыбыз бергә агач үсентеләре утыртырга аллеягә юнәлдек. Әлеге эштән беркем дә читтә калмады, җиң сызганып, чокыр казыдылар. Тиз арада агачларны утыртып та куйдылар. Әлеге аллея «Мирас»та традицияләребезнең дәвамлылыгы билгесе булачак.

Агачларны утыртып бетергәч, «Айбагыр»га багышланган фотокүргәзмәне карый-карый, сәхнәгә таба атладык.

Бердәмлек. Мирас. Бәйрәм.

Быел — Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Ул сменаның төп идеясе булып тора. Шуңа отрядларга да исемнәрнең бердәмлеккә бәйлеләрен сайлаганнар: «Карендәшләр», «Туганайлар», «Бер җөрәк», «Ырудашлар». Лагерь программасы да Россиянең төрле халыклары мәдәниятләренә сәяхәткә корылган, әлбәттә инде, керәшен акценты белән.

Һәр елдагыча, «Айбагыр»да ял итүче балалар бәйрәмгә дип театраль форматта концерт та әзерләгәннәр. Концерт барышында, бергәләшеп, «Айбагыр»ның ничек һәм кайчан барлыкка килгәнен күзәттек.

Алып баручы, сменаның педагог-оештыручысы Метри дәдәйнең (Дмитрий Баранов): «Олы эшләр һәрвакыт бәләкәй адымнардан башлана. 16 ел элек өметләр һәм хыяллар белән тулы, идеяле керәшен яшьләре бергә җыела», — дип әйтүе булды, сәхнәгә керәшен яшьләре (вожатыйлар) йөгереп чыкты. «Эх, керәшен лагере булдырсаң иде», — дип үзара сөйләшә башладылар. Арадан берсенең: «Әйдәгез, башкарып чыга алмаслык эш түгел», — дигәне ишетелде. Аңа җавап итеп, икенчесе: «Җиңел сөйлисең, ул бит сиңа кибеткә чыгып керү генә түгел. Җаваплылыгы зур бит», — дип баш чайкады.

Уйлаша торгач, лагерь оештыру теләге белән янган керәшен яшьләре Людмила Белоусовага (ул рольдә — Антонина Максимова) эндәшеп карарга булалар. Ул бу идеяне хуплады һәм Иван Егоровка (бу рольдә — Порфирий Карамзин) җиткерде. Бергәләшеп, 55 баладан торган беренче сменаны оештырдылар. Вожатыйлар һәм балалар бу тамашаны бер сулышта уйнадылар, без дә тын алырга да онытып карадык. Килештереп уйнаулары белән чын артистлардан бер дә ким түгел. Күргәнегезчә, 2012 елгы керәшен егетләре һәм кызларының яшьлек хыялы белән оештырылган «Айбагыр»ның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара.

Бу хакта Иван Михайлович та аерым басым ясап әйтте:

«15 ел элек безнең бу теләк кабул булырмы, балалар күңеленә хуш килерме икәнен белми идек. Өметләребезнең тулысынча акланганын вакыт күрсәтте. «Айбагыр» белән кызыксыну елдан-ел арта гына бара. «Айбагыр» лагерена очраклы рәвештә килмиләр. Бирегә үз тамырлары белән кызыксынучылар, ата-бабаларыбызның традицияләрен яратучылар, хөрмәт итүчеләр килә. Бу — безнең өчен бик кадерле.

Безнең сменада тәрбияләнеп, алга таба уңышларга ирешкән балалар белән горурланабыз. Аларның күбесе керәшеннәрнең этномәдәниятен үстерүне дәвам итә. «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә кушыла һәм аның активистларына, лидерларына әйләнә. Шунысы куанычлы, бүген инде лагерьда аны башлап җибәрүчеләрнең балалары ял итә. Ә бу — традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылуына иң яхшы дәлил.

«Айбагыр» — ул акыллы балалар тәрбияләү урыны гына түгел, өметле яшь кадрлар үстерү урыны да. Вожатыйлар мәктәбен үткән яшьләр этномәдәни тормышта үзләрен лаеклы итеп күрсәтә.

«Айбагыр» балаларның танышу, дуслашу урыны булып калсын, алар күңелендә якты истәлекләр саклансын. «Айбагыр» тагын да үссен, ныгысын һәм лаеклы дәвамчылар тәрбияләсен. Алда тагын бик күп матур сменалар булсын, шат тавышлардан лагерь гөрләп торсын! Матур датагыз белән, айбагырлылар!».

Юбилей уңаеннан, айбагырлыларны Данил Мостафин да бәйрәм белән котлады:

«Бу смена — үзенчәлекле. Инде 15 ел матур традицияләрне дәвам итүче, буыннан-буынга тапшыручы булып тора. Айбагырлылар, сез монда булуыгыз белән чиксез бәхетле. Үз йолаларыгызны сеңдереп барсагыз, ул сезгә бердәм булу, матур итеп тормыш кору өчен кирәк булачак».

«15 ел бер көн кебек узды да китте. Кайчандыр әлеге лагерьга йөргән яшьләр инде үзләре әти-әни булып, хәзер аларның балалары йөри башлады. Монда сезнең өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Бик күп дуслар, яңа белемнәр бирә торган урын бу», — дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

«15 ел эчендә монда күпме бала ял итте. Лагерьда алган белемнәрне алар тормышта да кулланалар. Сер түгел, лагерь бик күп көч, чыгым таләп итә. Сезнең бер дигән җитәкчеләрегез бар. Төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы — безнең ассамблеянең дә иң актив коллективларыннан берсе. «Айбагыр» дигән сүз ул кояшка, яктылыкка карау дигәнне аңлата. Сез дә шулай яшәгез», - диде бәйрәмнәрдә көтеп алынган кунак Ренат Вәлиуллин.

15 ел эчендә вожатый, педагог-оештыручы, координатор булып эшләгән яшьләр дә бәйрәмгә килгән иде. Үзләре генә түгел, хатыннары, ирләре һәм хәтта 3-4 айлык балалары белән. Менә алар — «Айбагыр»ның киләчәге. Тагын 10 елдан, нәкъ менә шул сабыйларның лагерь бусагасын атлап керәчәгенә шик юк.

Концерт барышында, керәшен мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Светлана Максимова бүләкләнде. Шулай ук «Айбагыр»да озак еллар эшләгән актив керәшен яшьләренә — Алёна Евдокимова, Алиса Аглеева, Юлия Дувалова, Аида Тукачовага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кунак ашы, кара-каршы

1 сәгатькә якын барган концертта берсеннән-берсе матуррак җырлар тыңладык, төрле халыкларның биюләрен карадык.

Һәрьяклап ярдәм иткән җитәкчеләргә, рәхмәт йөзеннән, «Айбагыр»лылар үзләре дә бүләк әзерләгәннәр.

«Людмила Даниловна — безнең сменаның әнисе. Сез «Айбагыр» лагере идеясе турында яшьләрдән иң беренчеләрдән булып ишеткәнсез, аны хуплап, ярдәм иткәнсез. Хәзер дә янәшәбездә. Иван Михайлович — безнең ныклы терәгебез. Сез булмасагыз, бу смена оешмас та, еллар буе яшәп килмәс тә иде. Без яшьләр, бу лагерь киләчәктә балаларны үзенә җыйсын өчен җиң сызганып эшләргә әзер. Ләкин бүгенге заманда бу гына аз. Тукталыр чиккә җиткәндә, мөмкинлекләр тудырып, «Айбагыр»лы балачак бүләк иткәнегез өчен, бик зур рәхмәт Сезгә», — дип, зур рамкага куелган футболка бүләк итте Игорь Шрыков. «Айбагыр» язулы футболкада балаларның рәхмәтле дуслык куллары төшерелгән иде.

Шул сүзләргә ялгап, Людмила Даниловна «Айбагыр» тарихына тукталды:

«2012 елдан бирле уздырыла торган лагерьда башта 70ләп бала ял итсә, хәзер бу сан 104кә җитте. Беренче сменаны мин әле дә хәтерлим. 2009 елны, керәшен яшьләренең беренче форумында, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Светлана Максимова балалар өчен этнолагерь оештыру фикерен әйтте. Аның бу идеясен хуплап, Светаны махсус сменалар оештыру буенча Мәскәүдә уздырылган семинарга укырга җибәрдек. Света һәм Евгений Максимовлар — безнең иң актив керәшен яшьләреннән, икесе дә шушы лагерьда эшләгән. Ә хәзер инде аларның кызлары Антонина бу лагерьда өченче елын ял итә.

«Айбагыр» этносменасы - республикадагы социаль мөһим проектлар исәбендә тора. Ел саен без «Айбагыр» проектын яклап, республикадагы профильле сменалар өчен субсидия алабыз. Этносменаны тормышка ашыруда Татарстан җитәкчелегенең ярдәме зур. Берничә ел дәвамында республиканың экономика, социаль яклау Министрлыкларыннан алынган грантлар да зур ярдәм булды».

Һәр бәйрәмдәгечә, «Айбагыр»ның 15 еллыгындагы концерт та керәшен гимнына әйләнгән «Безнең ил» җыруы белән тәмамланды. Уртада кулга-кул тотынышып җитәкчеләр җыр көенә әйләнде, ә аларны үз эченә алган зур түгәрәктә — балалар һәм вожатыйлары…

«Айбагыр»да — гаилә җылылыгы

«Айбагыр» этносменасы — керәшен иҗтимагый оешмасының иң популяр проектларыннан берсе. Аны балалар ел да зарыгып көтеп ала. «Айбагыр» — гади ял лагере гына түгел. Анда балалар 18 көн дәвамында тулысынча «керәшен дөньясы»нда яши: төрле мастер-классларда булалар, йолаларыбызны, фольклорны өйрәнәләр.

«Айбагыр» этносменасы баштагы 4 елда — Яшел Үзән районының Ильинка авылы янындагы «Мечта» сәламәтләндерү лагере базасында, аннан 2 ел — Мамадыш районының Соколка авылы янындагы палаткалы лагерьда һәм 4 ел шул ук районның «Кама» стационар лагеренда уза. Ә 2022 елдан ул Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда үз эшен дәвам итте.

«Айбагыр»ның 15 еллыгы — бәйрәм генә түгел, ә керәшен яшьләренең күптән көтелгән очрашуына әйләнде, дисәң дә була. Бәйрәм тәмамлангач та, 15 ел эчендә монда эшләгән вожатый дәдәйләр, түтиләр әле бик озак таралыша алмады. «Айбагыр»лы балачакларына, яшьлекләренә кайткан көннәре иде шул аларның. Алар гармунга кушылып, бергәләп, керәшен җырулары җырладылар, лагерьга бәйле күңелле мизгелләрне искә төшерделәр.

Кызганыч, мин үзем «Айбагыр»да ял иткән бала түгел, лагерь белән әле 3 ел элек кенә якыннан таныштым. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә «Айбагыр» белән дуслыгым ныгыды. Ял итүче балалар гына түгел, бирегә килгән һәр кеше, тату керәшен гаиләсендә генә була торган җылылыкны, гадилекне шунда ук тоеп ала. Монда балалар бер-берсе белән бертуганнардай аралаша, туганнарча ял итә. «Айбагыр»дагы дуслык еллар үткәч тә үз көчен югалтмый. Бәләкәй инештән башланып диңгезгә койган елгадай, олы керәшен мәдәниятенә тоташа…

Елның көтеп алган вакыйгасы

Егор Семенов, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы:

«Мин монда җиденче елымны ял итәм. Лагерьның дәрәҗәсе елдан-ел арта. Мамадышта Кама янында оештырганнарын хәтерлим, шул вакытлардан бирле мин «Айбагыр»да. Лагерьда бик күп дуслар таптым. Елның-елында аларның саны арта. Бик шәп лагерь! Киләчәктә вожатый булып эшләргә телим. Монда керәшенлеккә басым ясалуы яхшы. Үземә аеруча этник мастер-класслар, лекцияләр ошый».

Василиса Муллина, Казан:

«Мондагы һәр кешене беләм дисәң дә була, чөнки берничә ел рәттән ял итүчеләр күп. Үзем бишенче елымны ял итәм. Бергәләшеп төрле чараларга әзерләнү ошый. Беркем дә читтә калмый, һәркем ниндидер эш белән мәшгуль. Ул атмосфераны, бәлки, башкалар аңлап та бетермидер. «Айбагыр» — елның иң көтеп алынган вакыйгасы. Киләсе елларда да киләм, Алла Бирса!»

Аида Прокопьева, Тукай районы, Мәләкәс авылы:

«Башка лагерь белән чагыштырганда, «Айбагыр»да ел саен ял итәсе килә. Монда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Күп нәрсәләргә өйрәтәләр. Бигрәк тә кул эше белән бәйле мастер-класслар ошый. Лагерьда дүртенче елымны ял итәм. Дүртенче катнашуымда, «Айбагыр чибәре» титулына ия булдым».

Алина Кондратьева фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot