Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олы баласы инвалид булган күп балалы гаиләгә ташламалар балага 23 яшь тулганчы озайтыла
Татарстанда олы баласы инвалид булган күп балалы гаиләгә ташламалар балага 23 яшь тулганчы озайтылачак. Бу хакта «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 189-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты бүген парламентның 22нче утырышында беренче укылышта каралды.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова өч һәм күбрәк бала үстерүче гаиләләр күп балалы булып саналуын, ташламалар олы балага 18 яшь тулганчы гамәлдә булуын, ә бала уку йортында көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр озайтылуын искәртте.
«Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм керемнәрен, мөлкәтләрен исәпкә алмыйча күрсәтелә: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә 30 процент ташлама каралган, балага алты яшь тулганчы бушлай дару бирелә, мәктәптә укучы балалар өчен юл чыгымнарына 400 сум бирелә», – дип билгеләп узды Эльмира Зарипова.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, олы баласы инвалид булган гаиләләр бар. «Еш кына авыруы аркасында алар көндезге бүлектә укый алмый, нәтиҗәдә, 18 яше тулгач, гаилә ташламаларын югалта. Гаиләгә авырлык килә. Инвалид бала болай да күп чыгымнар сорый. Моңа бәйле рәвештә, закон проекты нигезендә, олы бала инвалид булса, ташламаларны, аның уку-укымавына карамастан, 23 яшькә җиткәнче озайту тәкъдим ителә», – дип белдерде хезмәт министры.
Әлеге норма республикада яшәүче 1389 гаиләгә кагылачак. «Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен бу зур ярдәм булачак», – диде Эльмира Зарипова.
Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз