news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнә авылында тыл ветеранына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар

Олы Әтнә авылында тыл ветеранына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар
Фото: https://tatar-congress.org/

Әтнә районында «2024 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2025 елга бурычлар билгеләү» максатыннан район сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сессиягә кадәр Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән Олы Әтнә авылында гомер итүче тыл ветераны, гомер бу колхозда эшләгән Хәдия апа Гатауллинага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Васил Шәйхразыев Хәдия апаның хәлләрен сорашты, аның намуслы хезмәте өчен рәхмәтен әйтте. Хәдия апа да һәркемгә изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. «Шундый матур тормышта яшибез, өйләргә газ-су кергән, урамнарда асфальт, тормышыбыз бик матур, бик рәхәт. Илләребез тыныч булсын, мине зурлап, хөрмәтләп килгәнегез өчен исән-имин эшләгез», – диде ул кунакларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100